Безнең илдә беренче тапкыр сөт юнәлешендә продуктив хайваннар булдыру буенча Бөтенроссия конкурсы узачак, анда Россиянең төрле төбәкләреннән хуҗалыклар катнаша. Конкурс 6 - 9 июльдә Татарстан Республикасында “Казан Экспо” янәшәсендәге кырларда Бөтенроссия кыр көне барышында узачак.
Голштин токымлы эре мөгезле эре терлек үрчетүче һәм Дәүләт регистрында теркәлгән 63 хуҗалыктан 80гә якын сыер конкурста катнашачак. Бирегә Марий Эл Республикасыннан, Мордовиядән, Удмуртиядән, Чувашия Республикасыннан, Ульяновск өлкәсеннән һәм Татарстан Республикасыннан иң яхшы сыерлар киләчәк.
Конкурста җиңүчеләрне чын матурлык конкурсындагы кебек критерийлар комплексы буенча билгелиячәкләр. Экспертлар гәүдә озынлыгына, күкрәк киңлегенә, арка линиясенә, йөрү гармониясенә, аяк-тоякларның торышына һәм башка күп нәрсәләргә игътибар итәчәкләр. Хәтта хайванның темпераменты да әһәмияткә алыначак. Хендлерлар да игътибарсыз калмаячак – конкурста һәр сыерның аны үзенә буйсындыручы әйдаманы булачак. Эксперт бәяләмәсен һәм хөкемдарлыкны токымлы терлекчелек өлкәсендәге белгечләр башкарачак, болар: Самара ДАУ федераль дәүләт белем бирү учреждениесенең анатомия, акушерлык һәм хирургия кафедрасы доценты Александр Нечаев һәм «АСЧАР» ассоциациясенең баш зоотехнигы Марина Лантух.
Катнашучы сыерлар өчен бер атнага яңа йорт булып, җиһазландырылган, хайваннарны уңайлы тоту өчен кирәкле барлык заманча таләпләргә туры килә торган мобиль ферма хезмәт итәчәк. Ферма тулы бер комплекстан торачак, аңа шулай ук конкурсның үзе өчен куелган трибуналар белән конкурс манежы, шулай ук авыл хуҗалыгы хайваннары зоопаркы керәчәк.
Селекция-нәсел эшчәнлеге өлкәсендә бәйсез эксперт Олеся Смирнова нәселле терлекчелек тармагына мондый конкурс чараларын үткәрүнең ничек тәэсир итүе турында үз фикерләре белән уртаклашты:
“Терлекләр өчен конкурс уздыру этикасы бөтен дөньяда кулланыла. Максат - терлекләр токымнарының селекция казанышларын күрсәтү, кыйммәтле генетика белән сәүдә үсешен мотивацияләү. Әлеге чара – селекция-нәсел эшчәнлеге белгечләренең очрашу мәйданчыгы, тәҗрибә һәм фикерләр белән алмашу; коммерциячел компанияләренең фермерлар белән очрашуы; тармак проблемалары һәм перспективалары турында фикер алышу өчен якларның хакимият органнары белән очрашуы. Иң мөһиме: "товар"ны йөзе белән күрсәтү - барлык катнашучыларның сәүдә үсешенә менә дигән стимул.
Конкурсны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Республиканың инвестицияләр һәм новацияләр буенча агросәнәгать үзәге» акционерлык җәмгыяте оештыра.
Сөт юнәлешендә продуктив хайваннар булдыру буенча Бөтенроссия конкурсы 6 - 9 июльдә Бөтенроссия кыр көне һәм Җир сөрү буенча Россиянең 10 нчы ачык чемпионаты кебек масштаблы вакыйгалар белән бергә узачак. “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге янәшәсендәге кырлар территориясендә кырда киң экспозиция җәелдерелә, демонстрацион чәчүлекләр булачак, эшләп торучы техника динамикада күрсәтеләчәк, тракторларда экстремаль ярышлар, гастрофестиваль һәм башка күп нәрсәләр булачак. Керү ирекле.