Россия авыл хуҗалыгы банкы (Россельхозбанк) Якын Көнчыгышка экспортны үстерү өчен топ-3 хәләл продуктны атады

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

Россия агросәнәгать комплексының  Якын Көнчыгышка экспортын үстерү өчен иң перспективалы хәләл продуктлар арасында шоколад, кош ите һәм сарык ите бар. Моны  Россельхозбанкның Тармак экспертизасы үзәге тарафыннан үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләре күрсәтә.


2022 елда Россиядән якын Көнчыгышка шоколад экспортлау күләме - 24 млн доллар, кош ите - 28 млн доллар, сарык ите 16 млн доллар булган, дип бәяләнә. Җибәрелә торган  төбәкләр нигездә мөселман илләре, болар: Төньяк Африка, Гарәбстан ярымутравы, Төркия һәм Иран. Төп импортерлар  өчлегенә Согуд Гарәбстаны, Мисыр һәм Төркия керә. Бу илләргә азык-төлекнең   яртысыннан артыгы туры килә.   Якын Көнчыгыш иген, ит, май һәм алардан  эшләнгән продуктларны  аеруча актив импортлый. Мондый  азык-төлек төркемнәренә импортның 70%тан артыгы туры килә.


Әгәр 2022 елда Якын Көнчыгыш төбәгенә Россия  экспортын  аның  күләмнәре һәм соңгы 5 елда үсеш темплары буенча сегментлаштырсак, Россия  экспортерлары өчен моңа  кадәр инде традицион  булган позицияләр, шул исәптән  бөртеклеләр һәм үсемлек майлары   иң массакүләм сегментка керде. Үсеш темплары тагын  да  югары булырга мөмкин (30%ка кадәр), әмма иң зур күләмле позицияләр - бодай, көнбагыш мае буенча үсеш 10%тан артмый.  


Югары һәм бик югары үсеш темплары булган сегментларда (елга 60%тан) сигез позиция бар. Май һәм шикәр экспорты үсеше Россия базарының әлеге сегментларына  ихтыяҗ булуны  күрсәтә. Шоколад, кофе һәм чәй экстрактлары үсеше, Россия аларны  әзерләү өчен төп чималны  җитештерүче  булмаса да, аның  әлеге  АПК продуктларын экспортлаучы була алуын күрсәтә.  Иң тиз үсеш  кош итен һәм сарык итен экспортлауда күренә.


Россельхозбанкның Тармак экспертизасы үзәгендә билгеләп үтелгәнчә, иң тиз үсеш  алган  категорияләр буенча экспортлау агымы соңгы биш елда күзәтелә.  Бу югарыда  күрсәтелгән шул  ук  ит төрләренә, кофе һәм чәй экстрактларына, кузаклылардан сояга һәм шикәргә кагыла.

  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International