Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командасы Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында плей-оффка чыкты

2023 елның 19 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында «Хезмәт резервлары» спорт-савыктыру комплексы  базасында баскетбол буенча ярышлар узды.

Ярышларда министрның беренче урынбасары Наил Залаков һәм ведомствоның башка белгечләре составында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командасы да катнашты. 

Министрлык командасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм Юстиция министрлыгы командаларына каршы уйнады. Ике матчта да җиңеп, безнең команда плей-оффка чыкты. Алга таба җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International