“Август-Агро” ИК генераль директорының терлекчелек буенча урынбасары Наталья Козлова сүзләре буенча, яңа статус тиешле бурычлар да йөкли, болар - яшь үгез-җитештерүчеләрне бәяләү, контроль савулар уздыру, терлекләрне бонитировкалау һ.б.лар. Барлык нәсел эшләре иң яхшы хайваннарны сайлап алуга һәм алардан нәсел үрчетүгә юнәлдерелә. Тикшеренү нәтиҗәләре белешмәләреннән тармакны үстерү максатларында предприятие үзе дә, дәүләт органнары да файдаланачак. Шул ук вакытта яңа статус «Уразмәт» сөтчелек комплексының агымдагы эш процессына үзгәрешләр кертми.
«Уразмәт» сөт-товар комплексы, сөт җитештерүче булып калып, «Ялтау» сөт-товар фермасының 2 нче чираты өчен (600 савым сыерына) һәм Татарстанның Кайбыч районында 3400 савым сыерына «Август-Агро» холдингы тарафыннан төзелә торган «Ульянково» комплексы өчен нәселле таналар белән тәэмин итүче дә булачак. Нәсел статусы яңа фермаларны эшләтеп җибәрү этабында шактый акчаларны янган калдырырга мөмкинлек бирәчәк, чөнки терлекләр сатып алу шактый зур чыгымнар таләп итә.