Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы елына башлангыч йомгаклар ясады

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республика массакүләм мәгълүмат чараларының аграр пулы белән очрашты. Ул авыл хуҗалыгы елына башлангыч йомгаклар ясады, «алда әле тулы бер квартал бар», дип билгеләп  үтте ул һәм бу вакыт эчендә күрсәткечләр үзгәрергә   мөмкин.

 Җәббаров республика кырларында бөртеклеләр җыюның тәмамлануын  билгеләп  үтте.  Якынча белешмәләргә караганда, башлангыч үлчәмдә 5 млн 335 мең тонна ашлык җыелган. “Игътибар иткән булсагыз,  Татарстан Президенты минем чыгышларым  вакытында һәрвакыт ачыклауны  сорый: бу  күләм эшкәртелгәннән соңмы, сортировкадан яисә бункердан соңмы, дип кызыксына. Менә бу күрсәткеч бункердан соңгы күләмдә. Тагын 100 мең тоннага якын кукуруз бөртеге булыр  дип көтелә, шуның  белән 5,4 млн тоннадан артык булыр дип уйлыйбыз. Һәм эшкәртүдән соң   амбарларда, складларда якынча 5,1 млн тонна бөртекле ашлык  булачак”, - дип аңлатты авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

Арча, Тәтеш, Буа, Мөслим һәм Минзәлә районнары,  200әр мең тоннадан артык ашлык җыеп алып, быелгы уңышка аеруча зур өлеш керттеләр, дип ассызыклады ул. Һава шартлары шактый уңай  булуына  да  карамастан,   аграрийлар өчен  «башак формалашканда, бигрәк  тә сабан культуралары» чорында яңгыр һәм салкынча  һава  җитмәде, диде Марат Җәббаров.

 “Без уңышны  күбрәк  булыр  дип көткән идек. Әмма ашлык ваграк һәм нечкәрәк булып чыкты. Шулай  да,  уңыш республика өчен барыбер яхшы җыелды”, - дип билгеләп үтте ул.

Югары  уңыш алу өчен сыйфатлы оригиналь орлыклар куллану  да тәэсир итте. Быел бу күрсәткеч 38% тәшкил итте, ә киләсе ел уңышы өчен мондый  орлыкларны  арттыру планлаштырыла.

“Минераль ашламаларның файдасы  зур, әлбәттә.  Быел кредитлар, заемнар бирү, компанияләр белән эшләү нәтиҗәсендә гектарга 74,4 килограмм файдалы  матдә кертелде. Бу   начар нәтиҗә түгел, әмма киләсе елга ашлама кертү күләмен тагын да арттырырга  уйлыйбыз”, – диде министр.

Марат Җәббаров  агротехнологик чаралар үткәрүче хуҗалыкларның  уңышын  билгеләп үтте. «Әмма кемдер моңа игътибар итми, кемнеңдер акчасы җитми, кемдәдер  белгечләр юк, ә кемнәрдәдер  контроль юк. Шулай  итеп, без теләгән күрсәткечкә ирешә алмыйбыз», – дип сөйләде ул.

 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы шулай ук биш ел саен туфракка анализ ясау кирәклегенә игътибар юнәлтте.  Республиканың күп  хуҗалыклары  мондый эшне  алып баралар, дип өстәде ул. “Без киләсе елдан  туфракны анализлау буенча паспорты булмаган хуҗалыкларга ярдәм итүне туктатырбыз, мөгаен. Җиргә максималь дәрәҗәдә игътибарлы булучыларга ярдәм итәргә кирәк. Чөнки болар барысы да уңышка йогынты ясый”, - дип ассызыклады ул.

Быел республикада 1 млн 650 мең тонна шикәр чөгендере, 600 мең тонна майлы культуралар, 800 мең тоннадан артык бәрәңге һәм 260 мең тонна яшелчә җыеп алу планлаштырыла. “Хәзер ашлык һәм силос өчен кукуруз җыю бара. 70 мең тонна бәрәңге, 16 мең тонна яшелчә җыелган”, - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

 Уҗым культураларын   513 мең гектарда чәчү планлаштырыла, бу узган елгы күрсәткечкә туры килә. Бүгенге көндә 91% мәйданда чәчелгән, ягъни 490 мең гектарда. “Әмма бар шундый  кыю хуҗалыклар, чәчүне туктатмыйча, әлегә кадәр эшлиләр.  Алар, һава шартларыннан  чыгып,  резервлар да,  вакыт та бар әле дип  саныйлар”, - дип билгеләп үтте Җәббаров.

Шикәр җитештерүгә килгәндә, Буа һәм Зәй заводлары тәүлеккә 11 мең тоннадан артык тамыразык эшкәртәләр. Алар 440 мең тоннага якын чөгендер кабул иткәннәр инде. “Бүгенге көнгә 44 мең тоннадан артык шикәр чөгендере эшкәртелгән, шикәр чыгышы 15,3% тәшкил итә – узган ел дәрәҗәсендә диярлек. Узган яңгырларның шикәр артуга файдасы булды”, - дип сөйләде министр.

Министр сүзләренә караганда, Татарстан барлыгы 250 мең тонна шикәр җитештерүне  планлаштыра, ә ихтыяҗ 100 мең тонна. “Ихтыяҗдан 2,5 тапкыр күбрәк җитештерәбез”, –  дип, нәтиҗәләр белән  мактанып  алды Җәббаров.

 “Без   үз проектларыбызны тапшырдык, аннан да шактый акчалар  килер, дип ышанабыз”

 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, хәзерге вакытта техниканы киләсе елга әзерләү эшләре бара, дип хәбәр итте.   Башлангыч исәпләүләр буенча, ремонт өчен 5,2 млн сумлык запас частьлар сатып алырга   кирәк.

“Узган ел бу 4,8 млрд сумга төшкән иде. Әмма бәяләр арту аркасында  хәзер  саннар  башкачарак. Хуҗалыкларга, озакка сузмыйча,  җитешсезлекләрне билгеләргә һәм запас частьләр сатучы компанияләргә, дилер үзәкләренә заказлар ясый башларга кирәк. Киләсе ел сезоны өчен бу  эшне алданрак  башкарырбыз дип өметләнәбез”, - диде Җәббаров.

Шул ук вакытта, министр сүзләренә караганда, бу сезонда да эш алданрак башкарылган һәм барлык кирәкле запас частьләргә, техникага махсус операция башланганчы һәм Россиягә карата санкцияләр кертелгәнче  заказлар  ясарга өлгергәннәр. “Эшләр  ел   дәвамында алып барылды, запас частьләр дус дәүләтләр аша кайтарылды, кайтару  буенча өзеклекләр булмады. Сроклар бераз озаккарак  сузылса да,  барысы да вакытында кайтарылды”, – диде министр.

 Быел хуҗалыклар 7,6 млрд.сумнан артыкка  2,4 меңнән артык  авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган. “Хәзер дә график буенча кайтару  дәвам итә”, – дип ассызыклады Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Тармакка дәүләт ярдәменә килгәндә,   27 чараны гамәлгә ашыру өчен 13,6 млрд.сум каралган, дип билгеләп  үтте Җәббаров. Шул исәптән 9,1 млрд. сум республика бюджетыннан биреләчәк, калган акчалар - федераль бюджеттан.

“Ел ахырына кадәр әле сатылган ашлык буенча субсидияләүгә федераль бюджеттан 1,3 млрд. сум акча керергә тиеш. Объектлар төзү чыгымнарын каплау буенча да программалар бар. Сайлап алу федераль дәрәҗәдә бара, без   үз проектларыбызны тапшырдык, аннан да шактый акчалар  килер, дип ышанабыз. Төзелешнең 25%тан артыгы  каплана.   Киләсе елда республика бюджетыннан да шундый ук ярдәм көтәбез”, - диде министр.

“Терлекләрне 100%ка кадәр бетереп, яңаларын кайтарган предприятиеләр бар”

Марат Җәббаров   Татарстанда сөт җитештерүнең  артуын  билгеләп  үтте   – сигез айда артым 31,6 мең тонна булган яки 2,4% тәшкил итә. Шул  чорда барлыгы 1,3 млн тоннадан артык сөт җитештерелгән.

“Ел азагына без сөт буенча планны артырып  үтәрбез дип  планлаштырабыз. Бер сыердан савым 5 процентка артып  бара”, - дип белдерде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

 Әмма, аның сүзләренә караганда, быел республикада 2 млн тонна сөт җитештереп булмаячак, әмма план   1 млн 980 мең тонна  үтәләчәк.

«Быел бер сыердан 6,6 мең литр сөт алабыз. Киләсе елда 7 мең литр алырга ниятлибез. Бер сыердан савымны ел саен 5-6%ка арттыру бурычы тора. Җитештерүчәнлекне арттыру буенча динамика алып барыла”, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

 Җәббаров шулай ук хуҗалыкларда  өч ел буена терлекләрне  яңарту буенча җитди эш алып барылуын, сыерларның яраксызга чыгарылуы  аркасында    баш саны кимүен аңлатып  китте.   Шул ук вакытта республикага   күп санда мөгезле эре терлек кайтарыла. Ел ахырына кадәр 16 мең башка якын яңа терлек   кайтару планлаштырыла, шул исәптән чит илләрдән 6 мең хайван.  “  “Терлекләрне 100%ка кадәр бетереп, яңаларын кайтарган предприятиеләр бар”, – дип хәбәр итте министр.

Узеңнең атың  булмыйча, ул  сорауларны аңлап та  бетермисең

 Татарстанда ат үрчетү буенча яңа программа эшләнә. Документ 2023-2025 елларга һәм 2030 елга кадәрге чорны  үз эченә алачак, дип сөйләде Марат Җәббаров. Моның өчен моңа  кадәрге ун  елга  исәпләнгән документ анализланган. “Республика ат үрчетүчеләре белән очрашу узды, алардан әлеге юнәлешне үстерү буенча күп сораулар һәм теләкләр керде, шуларны исәпкә  алып эшләргә кирәк”, - дип билгеләп  үтте министр.

“Бездә дәүләт конюшналары бар, аларны тәртипкә китерергә кирәк. 20 ел элек дәүләт конюшналарының асылы башка  иде - атлар хуҗалыкларда эшләргә, азык ташырга тиеш иде. Бүген барысы да үзгәрде, без спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүгә, атлар үрчетүгә, аларны карауга басым ясыйбыз. Мәсәлән, кемдер чапкы ат  булдырырга  тели, әмма  районда аны тотарга урын юк. Мондый тәкъдимнәрне дә карыйбыз”, - дип ассызыклады министр.

 Җәббаров, яңа документ әлегә килештерелмәгән һәм расланмаган, дип аныклады. Аны булдыру буенча эш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча алып барыла, ул ат үрчетүне хуплый, дип өстәде ул.

“Хәзерге вакытта республикада 31 мең ат исәпләнә. Болар -  хуҗалыкларда эшләүче атлар да, шулай ук хәзерге  вакытта игътибар үзәгендә булган татар токымлы атлар да. Ат үрчетүчеләр белән аралашканнан соң,   барысын  да канәгатьләндерерлек  бердәм программа эшләячәкбез”, - диде ул.

 Сентябрьдән Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Татарстанның Ат үрчетү һәм ат спорты федерациясен җитәкләде. Шуңа бәйле рәвештә, журналистларны министрның менге атта йөрүне үзләштерергә нияте бармы-юкмы  икәне кызыксындырды. “Анысын  да  үзләштерербез. Әлбәттә, планда бар. Мин ат үрчетүчеләр белән аралаштым, сораулар бик күп. Узеңнең атың  булмыйча, ул  сорауларны аңлап та  бетермисең. Шуңа күрә планда андый  уйлар  бар”, - дип җавап бирде Җәббаров.

 21 сентябрьдә Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән өлешчә мобилизация темасын  да журналистлар   игътибарсыз калдырмады. Марат Җәббаров, Татарстанда агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең 38%ы  мобилизациядән бронь алырга  мөмкин, дип аңлатты. 

“Татарстанда агросәнәгать комплексының 600 предприятиесе хезмәткәрләргә  бронь алырга  хокуклы. Бу предприятиеләр  штатында  49 мең кеше бар. Запаста торучы 12 мең хезмәткәрнең 10 меңгә якыны броньланырга тиеш”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

 Аның сүзләренә караганда, мобилизацияләнгән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә алмашка яңа белгечләр табарга тырышалар, шуңа бәйле рәвештә, «тиз арада кешеләр табу» буенча эш алып барыла. Шул ук вакытта министр,  вәзгыять  бик  киеренке түгел, дип билгеләп үтте.

“Предприятиеләрдән, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрдән күп мөрәҗәгатьләр килә, әмма күрсәткеч бар,  без шуның  буенча  эш алып барабыз. Китүчеләргә бүген  алмаш эзлиләр. Предприятиеләр бу  вәзгыятьтне шулай  хәл итәргә тырышалар”, - дип ассызыклады ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International