Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының «Агрополия» дәүләт мәгълүмат системасы: яңа бүлекләр һәм яңартылган дизайн!

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

  «Агрополия» системасында без нәрсә өстәдек?

Яңартылган  дизайн – заманча, аңлаешлы,   уңайлы  навигация  белән.

 «Аналитика» бүлеге Татарстан  Республикасы авыл  хуҗалыгы тармакларының төп  күрсәткечләре  буенча төп  мәгълүмат, АПК өлкәсенең бүгенге  торышы.  

 «Дайджест» бүлеге АПК эшчәнлегенең агымдагы нәтиҗәләре  буенча кыскача мәгълүмат, оператив, ведомство, статистик хисап нигезендә төп күрсәткечләр буенча динамика.

 «Дашборд» бүлеге районнар  чикләрендә графиклар  һәм  диаграммалар рәвешендә авыл  хуҗалыгы буенча  төп  мәгълүмат. Авыл  хуҗалыгы өлкәсендә хәзер нинди вакыйгалар баруын һәм безнең нинди этапта  булуыбызны аңлата. 

Якын  арада «Агрополия»нең бөтен  порталы дизайнын яңарту күздә тотыла, бу аның  белән эшләүне уңайлы  гына итеп  калмыйча,   эшләгәндә рәхәтлек  тә тудыра. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International