Kazan Digital Week-2022 йомгаклары

2022 елның 30 сентябре, җомга

Бүген көзнең иң көтелгән IT-вакыйгасы - Kazan Digital Week-2022 тәмамланганга нәкъ бер атна.

Форум узган  көннәрдә  анда  20 000нән  артык кунак булды: дөньяның 65 иленнән эре IT-компанияләр, дәүләт ведомстволары, бизнес-сегмент хезмәткәрләре, экспертлар һәм аналитиклар.

Форум кысаларында транспорт системаларына, цифрлы технологияләргә, медицинага, мәгарифкә, мәдәнияткә, авыл хуҗалыгына һәм башка өлкәләргә багышланган 120 секция оештырылды.

 “Авыл хуҗалыгы өлкәсендә цифрлы технологияләр” блогы 1000 кв. метрлы иң киң зоналарның берсен биләп  торды. Күргәзмә экспозициясе мәйданчыгында Татарстан Республикасы Президенты булды, компанияләрнең агро-IT эшләнмәләрен бәяләде, шулай ук башкарыла торган эшнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Дөньяда катлаулы икътисадый вәзгыятькә карамастан, агросәнәгать комплексы блогының эшлекле программасы кунакларның аерым игътибарын җәлеп итте. Өч көн дәвамында 12 секциядә авыл хуҗалыгының иң актуаль проблемалары күтәрелде. Быел тармактагы вәзгыять турында  катнашучылар белән бергә җыелып  фикер алышу, глобаль үзгәрешләр  шартларында алга таба үсеш юлларын билгеләү аеруча мөһим иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International