Марат Әхмәтов Лаеш районында Татар фәнни-тикшеренү институтының тәҗрибә кырларында институт галимнәре белән очрашты

2013 елның 9 июле, сишәмбе

Агымдагы елның 8 июлендә ТР Лаеш районында Татар фәнни-тикшеренү институтының тәҗрибә кырларында ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов институт галимнәре белән очрашты.

Лаеш районы республикада май һәм июнь айларында иң аз явым-төшем булган районнарның берсе (нормадан 20-30% тәшкил итә). Әлеге киңәшмәнең төп максаты булып, шушындый корылык чорында басу- кырлардагы эшчәнлек белән танышу тора.

Институт директоры Марсель Тагиров, килгән кунакларга һәм катнышучыларга шушындый коры килгән табигать шартларына да карамастан, институт кырларында кышкы культуралар яхшы уңыш бирерлек, әйбәт хәлдә булуын хәбәр итте. Бигрәк тә арыш, бодай һәм тритикале. Ә уңыш исә, якынча 40-50 ц/га булыр дип фаразлана.

Галимнәр кышыкы чәчүлекне 700 мең га арттырырга кирәк дигән фикердә (300 мең га - кышкы арыш, 300 - бодай һэм 100 мең га да кышкы тритикале).

Шушы көннәрдә яңгыр явып сөендерсә бодайның бөртекләре тугаеп, үсеп китү исәбеннән уңыш тагын да артыр иде.

Марат Әхмәтов институт галимнәренә якын арада товар эшләп чыгаручылар өчен җирдә дымны саклау һәм туплау ысулларын чагылдырган “Юл картасынәзерләргә кирәклеген әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International