Агробизнесны автоматлаштыру: ул ничек башкарыла

2022 елның 29 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасында авыл  хуҗалыгы товарлары  җитештерүчеләргә   автоматлаштыру буенча  ярдәм итү программасы старт алды. Программа кысаларында авыл  хуҗалыгы товарлары  җитештерүчеләр   предприятиене комплекслы автоматлаштыру өчен 50% финанслашу белән җайланмалар сатып алырга һәм программаны гамәлгә ашырырга мөмкин. Программа «РИВЦ» АҖнең бердәм интеграторы җитәкчелегендә гамәлгә ашырыла.

Татарстанның 10 районыннан 39 хуҗалык «АПКда цифрлы трансформация»  дигән квалификация күтәрү курсын уңышлы узды инде, аны  узу программада  катнашу  өчен кирәк.  Шулардан  26сы сайлап алынды, алар анализ этабында   һәм автоматлаштыруны гамәлгә кертүгә әзер.

Анализ кысаларында «РИВЦ» АҖ белгечләре хуҗалыкка чыгалар һәм предприятиенең автоматлаштыру дәрәҗәсен, ярдәм  кирәк  урыннарны, шулай ук хуҗалыкның үсеш куәтен ачыклыйлар. Моннан тыш, предприятие буенча белешмәләр бирүнең индивидуаль схемасы булдырыла, аның нигезендә подрядчыларны сайлап алу һәм предприятиене комплекслы автоматлаштыру өчен җайланмалар урнаштыру һәм программа белән тәэмин   гамәлгә ашырылачак.

Программа кысаларында тармак белгечләрен автоматлаштыру системалары белән эшләү өчен  укыту, шулай ук техник яктан тәэмин итү каралган.

7 июльдә «Агроволга-2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында «АПКда цифрлы трансформация» темасына түгәрәк өстәлләр узачак. Түгәрәк өстәл спикерлары программаның барлык детальләрен   ачачаклар, шулай ук башка проектлар һәм мөмкинлекләр турында сөйләячәкләр.

Гариза бирегез һәм  8(843) 258-25-15 телефоны  буенча  тулырак мәгълүмат алыгыз.

 Aleksandr.Kosterin@tatar.ru

"Агрополия" порталы

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International