9 апрельдә Казан дәүләт энергетика университетында көндезге очрашу форматында Ачык ишекләр көне узачак.
Абитуриентларны һәм аларның ата-аналарын түбәндәге чаралар көтә:
- университет белән танышу, уку-лаборатория үзәкләре, тулай тораклар буенча экскурсия;
- университет җитәкчелеге, институтлар директорлары, профессор-мөгаллимнәр составы һәм студентлар белән очрашу;
- 2022 елда укырга керү шартлары, төп белем бирү программалары (әзерлек юнәлешләре, белгечлекләр) турында мәгълүмат.
Чарада катнашу өчен экскурсия үткәрүнең индивидуаль траекториясен булдыру максатында https://clck.ru/ebzfc сылтамасы буенча алдан теркәлү узарга кирәк. Теркәлгән катнашучылар арасында КДЭУның брендлы продукциясе уйнатылачак. Бүләкләү чараның тантаналы өлешендә үк узачак.
Кунакларны каршылау "А" корпусында 12:00 сәгатьтән башлана.