Казан ипподромында Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре Көнен бәйрәм итүгә багышланган ат чабышлары узды

2021 елның 30 августы, дүшәмбе

Бүген, 30 августта, Республика көнендә, «Казан» халыкара ат спорты комплексы территориясендә Татарстан  Республикасы  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән традицион ат чабышлары узды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» халыкара ат-спорт комплексына мәртәбәле кунак булып  килде.  Аны Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров каршы алды.

 Казанлылар һәм башкала кунаклары өчен күп кенә кызыклы мәйданчыклар оештырылды: ипподром территориясендә – атларда йөрү, комплекс фойесында – оркестр, «тере статуялар», мим-актерлар, фотога төшү зонасы һәм башкалар. Балалар өчен махсус почмак кйләнгән, анда аниматорлар балаларга шарлардан төрле фигуралар  ясап бирделәр һәм битләрен бизәделәр. Бәйрәм программасы бик төрле иде, әмма тамашачыларның  игътибар үзәгендә, әлбәттә, ат чабышлары булды.

Барлыгы 14 заезд узды. Гомуми приз фонды 8 миллион сумнан артык  иде.  Чечня Республикасының Беренче Президенты, Россия Герое Әхмәт Хаҗи Кадыйровның тууына 70 ел тулуга багышланган  призга 2400 метр дистанциядәге чабыш чараның төп үзенчәлеге булды. Бу чабышта  Х.Ш. Улубаев җитәкчелегендәге Грэйт Виннер җиңү яулады.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы кубогына ат чабышлары тамашачыларда зур кызыксыну уятты, биредә беренчелекне  Брейзен Зип алды, жокей - Мирозобек Капушев.

Төп кубокка – Татарстан Республикасы Президенты призына ат чабышлары бәйрәмнең иң югары  ноктасы  булды. Әлеге заездның приз фонды 3 млн. сум иде.  2400 метр дистанциядә беренче булып Бернардино Чарм килде, җайдагы - Станислав Гончаров.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International