Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында сөт терлекчелегенең нәсел базасын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов рәислегендә ил министрлыклары һәм зоонәсел хезмәтләре белән сөт терлекчелегенең нәсел базасын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Чарада   Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашты.

Киңәшмәдә кичекмәстән хәл итүне таләп итә торган мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Беренче чиратта бу - кадрлар мәсьәләсе. Хуҗалыкларда селекционерлар кебек кыйммәтле белгечләр кирәк, дип билгеләп үтелде. Һәм, әлбәттә, бу белгечләрнең квалификациясен күтәрергә кирәк, моңа пропорциональ рәвештә терлекләрнең баш саны да артачак. Икенче мәсьәлә, шулай  ук  мөһим мәсьәләрнең берсе  - нәселле терлекләр буенча бердәм белешмәләр  базасын булдыру һәм киңәйтү. Өченче мәсьәлә - оператив, сыйфатлы аналитика. Бу проблемаларны хәл итү -  нәкъ менә яхшы куелган селекция-нәсел эше инде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International