Марат Җәббаров Согуд Гарәбстаны белән хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты

2021 елның 11 августы, чәршәмбе

Ил башлыклары он-лайн очрашу кысаларында хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Согуд Гарәбстаны ягыннан очрашуда United Jewel Limited компаниясе президенты Раҗхи Абдуллах Мөхәммәд, United Jewel Company компаниясе генераль директоры Мәхмүд Абу-Рәшид һәм башкалар катнашты. Татарстан Республикасыннан очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм «Хәләл» продукциясен экспортлау проекты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы инвестицион проектлары җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов катнашты.

United Jewel Limited компаниясе эшчәнлегенең бер юнәлеше - озак вакытка исәпләнгән проектларны инвестицияләү. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан  Республикасы  территориясендә ябык типтагы терлекчелек комплексларын төзү планлаштырыла.

Марат Җәббаров, үз чиратында, Татарстанның агросәнәгать комплексының   мөмкинлекләрен күрсәтте, шулай ук тәкъдим ителгән проект белән кызыксынуын белдерде.

 «Без сезнең әлеге территорияне сайлавыгызны  тулысынча хуплыйбыз. Саба районы сөт җитештерү буенча да, үсемлекчелек  үсеше  буенча да алдынгы район булып тора. Районда әзер инфраструктур белән  «Саба» сәнәгать паркы да һәм эре инвестицион проектларны урнаштыру өчен башка мәйданчыклар да бар», - дип билгеләп үтте министр.

Рәис Миңнеханов үз чыгышында тыңлаучыларны Саба районының агросәнәгать комплексы белән таныштырды.

“Кирәкле шартлар булдыру  өчен районда   4 сәнәгать мәйданчыгы бар. Үсеш нокталарының берсе - Байлар Сабасы район үзәгендә урнашкан «Саба» индустриаль паркы. Паркның 65 гектары энергетика челтәрләре, инженерлык инфраструктурасы, юллар белән тулысынча тәэмин ителгән. Инвесторларга бизнес  оештыру өчен менә дигән шартлар тәкъдим ителә”, - дип шәрехләде район башлыгы.

Конференция нәтиҗәләре буенча ниятләр турындагы беркетмәне  имзалау    турында карар кабул ителде. Проект буенча җентекләп фикер алышу  Согуд Гарәбстаны делегациясенең Татарстан Республикасына визиты вакытында дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International