Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның Корбан гаете котлавы

2021 елның 19 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем сезне мөселман дөньясының иң күркәм бәйрәмнәренең берсе - изге Корбан  гаете  белән ихластан котлыйм! 

Корбан  гаете - юмартлыкны һәм шәфкатьлелекне,  игелекле  гамәлләр кылуны һәм  рухи чисталыкка   ирешүне,  якыннарың һәм  дин кардәшләрең турында  ихластан кайгыртуны чагылдыра торган олуг  бәйрәм.

Бу изге  бәйрәм барлык  мөселманнарга, һәр гаиләгә, һәр йортка   тынычлык һәм  иминлек, муллык һәм хәерле, бәрәкәтле  ризыклар  иңдерсен.  

Сезгә һәм якыннарыгызга, барча дин кардәшләребезгә  чын күңелдән нык сәламәтлек, хәерле озын  гомер,  бар эшләрегездә уңышлар    телим. 

Корбан гаете  мөбарәк  булсын!  

 

ТР Премьер  министры  урынбасары –

ТР  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры                 Марат Җәббаров 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International