Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Агростартап» грантын алу өчен конкурс нигезендә сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итү башлануы турында игълан итә

2021 елның 9 июле, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян (фермер) хуҗалыкларын оештыру һәм үстерү проектларын гамәлгә ашыру өчен «Агростартап» грантын алуга конкурста катнашуга гаризалар кабул итү башлануы турында хәбәр итә.

Документлар һәм гаризалар 2021 елның 14 июленнән 12 августына кадәр кабул ителә.

Кабул итү эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр һәм 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча башкарыла: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 кат, 307 кабинет.

Крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу буенча конкурс комиссиясе  утырышы, крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыкларын чакырып, гаризалар һәм документлар кабул итү тәмамланганнан соң унынчы эш көненнән  алып унбишенче эш көненә  кадәр уздырыла.

Конкурс нигезендә сайлап алуга кертелгән программада катнашучыларны тыңлау графигы Министрлыкның рәсми сайтында http://agro.tatarstan.ru, Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә "Фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр" бүлегендә, аннары «Илкүләм проектлар», «Агростартап» бүлекчәсендә урнаштырыла.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International