Балтач районы аграрийлары беренче мәртәбә тәүлеклек сөт савымын рекордлы 300 тоннага җиткерделәр

2021 елның 15 июне, сишәмбе

Балтач районы хезмәтчәннәре көндәлек тырыш хезмәтләре белән тарихта беренче тапкыр тәүлеккә 300 тоннадан артык сөт савып алуга ирештеләр. Бу рекорд Татарстанның сөт терлекчелеген үстерүгә саллы өлеш кертү булды.

Балтач районында терлекчелек үсешенә сөт җитештерүдә күпьеллык традицияләре булган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре зур өлеш кертә. «Татарстан» АХП ҖЧҖ һәркөнне 32 тоннадан артык (32,7 тонна) сөт сава, «Кызыл юл» АХҖК - 30 тоннага якын (29,3 тонна), 16 тоннадан 21 тоннага кадә:«Сосна» ҖЧҖ(16,3 тонна), «Маяк» ҖЧҖ(16,3 тонна), «Тимирязев ис.» ҖЧҖ(18,3 тонна) һәм «Дуслык» ҖЧҖ(21,2 тонна). «Активист» АХҖК, «Яңа тормыш» ҖЧҖ, «Борнак» ҖЧҖ, «Кама» АХҖК һәм «Арбор» ҖЧҖ савым сыерларының да продуктивлылыгы югары.

“Ирешелгән нәтиҗә - бу бер генә көн нәтиҗәсе түгел. Терлекчелек комплекслары хезмәткәрләренең башка хуҗалыклар хезмәтләре һәм районның игътибарлы җитәкчелеге белән берлектә тырыш хезмәте сөт җитештерүдә югары генетик потенциалы булган ана терлекләр санын арттырырга мөмкинлек бирде”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 15 июньгә республикада авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында тәүлеклек савым 4130,8 тонна булган, бу узган елгы дәрәҗәдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International