Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем барыгызны да чын күңелдән милли Сабантуй бәйрәме белән котлыйм!
Язгы кыр эшләре тәмамлануга багышланган бөтен халык бәйрәме безне туган тамырларыбызга һәм милли традицияләргә кайтара, буыннарның рухи бәйләнешен тәэмин итә. Ул чын мәгънәсендә безнең республиканың барлык халкының иң яраткан һәм көтеп алынган бәйрәме.
Сабан бәйрәмендә без, иң беренче чиратта, киләчәк уңышка нигез салган авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтлибез. Республикабыз халкының тормыш дәрәҗәсе, сәламәтлеге һәм муллыгы нәкъ менә авыл хезмәтчәннәренең тырыш һәм фидакарь хезмәтенә бәйле.
Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга нык сәламәтлек, тормышыгызда иминлек, эшегездә яңадан-яңа уңышларга ирешүегезне телим!
Бәйрәм белән!