Кыр хәбәрләре:Арча районында 2021 елгы иң яхшы сабанчыны билгеләделәр

2021 елның 11 июне, җомга

Арча районының «Торналы-Пошалым» агрофирмасы ҖЧҖ базасында,  гадәттәгечә, «Иң яхшы сабанчы-2021» конкурсы узды.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, район башкарма комитеты җитәкчесе Рәсүл Мөхәррәмов, Татарстан Республикасы һөнәр берлеге  оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов, шулай ук хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Ярышларда районның 16 авыл хуҗалыгы оешмасыннан барлыгы 17 механизатор катнашты.

Сабанчыларны сәламләп, Рафаэль Фәттахов чыгыш ясады.

“Бүген биредә  районның үзләренә һәм үз көчләренә ышанучы, җиңүгә омтылучы иң яхшы механизаторлары җыелган. Нәкъ менә шундый хезмәткәрләр үз максатларына ирешәләр дә инде һәм безнең авыл хуҗалыгы предприятиеләренә шундыйлар бик кирәк. Шуңа күрә, бүгенге конкурс нәтиҗәләренә бәйсез рәвештә, сез – иң яхшылар”, - диде министр урынбасары.

Ярышлар флагын күтәрү хокукы узган елгы район сабанчылар конкурсы җиңүчесе “Ак Барс” агрокомплексы” ҖЧҖ механизаторы Радик Фәйзрахмановка бирелде.

 Конкурс барышында тракторларның техник торышы, тиешле документларның булуы һ.б.лар тикшерелде. Сабанчылар конкурсында катнашучыларның барысы да үзләрен үз эшләренең чын осталары итеп күрсәттеләр. Механизаторлар бер-берсенең эшен игътибар белән күзәттеләр, ялгышларны күрсәттеләр, төзәттергә булыштылар.

Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Ташкичү» ҖЧҖеннән Наил Садриев алды. Икенче урында – «Тукай» ҖЧҖеннән  Рүзәл Әюпов, өченчедә - «Северный» АХП” ҖЧҖеннән Алим Абдуллин.

«Иң яхшы әзерләнгән агрегат» номинациясендә «Кызыл Яр» ҖЧҖеннән Фәнил Мөхәммәтшин бүләкләнде. Югары һөнәри осталык өчен “Игенче” АФ” ҖЧҖеннән Ирек Хәсәнов бүләкләнде. «Иң яшь катнашучы» - «Аю» АФ” ҖЧҖеннән Фирдүс Хәкимҗанов, «Иң тәҗрибәле катнашучы» - «Ватан» АФ” ҖЧҖеннән Таһир Сабиров. “Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч”, дип “Яңарыш” АФ” ҖЧҖеннән Фирдүс Мортазин танылды. «ТК Западный» ҖЧҖенән махсус призга «Заря АФ» ҖЧҖеннән механизатор Рамил Шакиров лаек булды.

Чара ахырында Фәридә Гарифуллина һөнәр берлегеенең Рәхмәт хатларын һәм районның өч механизаторына акчалата премияләр тапшырды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, чара район башлыгы инициативасы белән туфракны сөрү һәм эшкәртү буенча алдынгы тәҗрибәне тарату һәм һөнәри осталыкны камилләштерү максатларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International