Республика агросәнәгать комплексының 2722 хезмәткәре коронавирустан вакцинацияләнде

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының  3 июньгә булган оператив белешмәләреннән күренгәнчә, Татарстанның агросәнәгать комплексы предприятиеләренең 2722 хезмәткәре коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узган. Ведомство аппараты хезмәткәрләре арасында 17 кеше прививка ясаткан.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исегезгә төшерә, вакцинацияләү кампаниясе дәвам итә. Республикада көн саен 150дән артык прививка пункты эшли. Ә Казанда 1 июньнән мобиль бригадалар метрога керү юлында COVID-19 коронавирус инфекциясеннән прививкалар ясый башладылар. Мондый пунктларда теләгән һәр кеше хәтта эшкә барганда да прививка ясатып китә ала. Үзең белән паспорт һәм СНИЛС булуы кирәк. Мобиль бригада медиклары метрополитенның ике станциясендә генә - «Әмәт» һәм «Кремль» станцияләрендә генә булмаячак.

Прививканы 7.30 сәгатьтән  18.30 сәгатькә кадәр 9 метро станциясе янында ясатырга мөмкин:

1.Авиатөзелеш

2.Төньяк вокзал

3.Яшьлек

4.Кәҗә бистәсе

5.Габдулла Тукай мәйданы

6.Сукно бистәсе

7.Горки

8.Җиңү Проспекты

9.Имәнлек

Шуны белү мөһим:

-Вакцинация түләүсез һәм ихтыярый үткәрелә һәм 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен рөхсәт ителә;

-Беренче һәм икенче прививка арасындагы интервал, вакцина ясалган 1нче көнне исәпләмичә, 21 көн тәшкил итә;

-Соңгы мәгълүматларга караганда, "Спутник V" вакцинасының нәтиҗәлелеге 91,4% тәшкил итә, ә авыр формаларны һәм үлем нәтиҗәләрен булдырмау буенча нәтиҗәлелек - 100%;

-Вакцина кеше аденовирусының рекомбинант кисәкчекләреннән гыйбарәт, анда S протеины бар һәм аңа  карата каршы тәнчекләр(антитела) барлыкка килә. Вакцинада COVID-19ны китереп чыгара торган коронавирус юк, шуңа күрә прививкадан соң авырып китү мөмкин түгел;

-Вакцинация турында мәгълүмат коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләнгән затларның федераль регистрына кертелә һәм андагы белешмәләр нигезендә Дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталында вакцинация ясалган гражданның шәхси кабинетында QR коды белән вакцинацияләүнең электрон паспорты булдырыла.

Вакцинацияләүгә язылуның 5 ысулы бар:

1.РФ Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы(ЕПГУ),

2.Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы,

3.Бердәм 122 номеры,

4.КФҮгә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп,

5.Поликлиникага контакт телефоннары буенча мөрәҗәгать итеп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International