«Росагролизинг» АҖ Россия Федерациясе субъектларын авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итү буенча йомгаклар ясады һәм 2020 елда иң актив техника сатып алган 10 төбәкне билгеләде.
Татарстан Республикасы аграрийлары 1 нче урынны алды: алар Росагролизингның ташламалы программалары буенча 697 берәмлек техника сатып алдылар. Компаниядә билгеләп үтелгәнчә, яңа техника аграрийларга чәчү кампаниясен вакытында башкарып чыгарга ярдәм итте.
Росагролизингның төбәк рейтингында шулай ук Саратов өлкәсе билгеләп үтелде, аларны компания 474 берәмлек техника белән тәэмин иткән, Самара өлкәсе – 375 берәмлек техника сатып алган, Башкортостан Республикасы – 321 берәмлек һәм Ставрополь крае - 256 берәмлек.
"Машина-трактор паркын яңарту - күп аграрийлар өчен беренче чираттагы бурыч, чөнки яңа техника нәтиҗәлерәк эшләргә мөмкинлек бирә. Быел республика аграрийлары 6,8 млрд. сумлык 1866 берәмлек авыл хуҗалыгы җайланмалары сатып алган инде, шул исәптән 1,9 млрд.сумга 327 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
Лизинг программалары буенча авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу мәсьәләләре, шулай ук субсидияләү программалары буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы колл-үзәгенең 8-800-444-16-70 бердәм телефон номеры буенча җентеклерәк консультация алырга мөмкин.