Зеленодольск сөт комбинаты үз продукциясен җитештерү өчен сөтне кайдан ала? Аның сыйфатын ничек тикшерәләр? Продукт төрелгән төргәккә чит әйбер керә аламы? Җитештерүдә нинди өстәлмәләр кулланалар? Кибетләрдә натураль cөт икән, ни өчен ул авыл сыер сөтенә караганда озаграк саклана?
Шундый сораулар белән үзләренең сәламәтлеген, якыннарының һәм туганнарының иминлеген кайгыртучы кешеләр мөрәҗәгать итә. Алар җитештерүчеләрне сайтларда игътибар белән сайлыйлар, төргәкләрдәге вак хәрефләр белән язылган юлларны җентекләп укыйлар, бары тик сыйфатлы һәм файдалы продуктлар гына сатып алырга телиләр.
Бу һәм башка сорауларга җавапларны комбинатның эше турындагы фильмнан җиңел табып була. Анда тамашачылар сөтнең шешәләргә ничек тутырылуын, эремчекнең ничек фасовкалануын, ә сырның бассейннарда өлгерүен һәм боларның барысы да кешеләр катнашыннан башка, җентекле һәм даими контроль астында башкарылуын күреп белә алалар.
Фильм комбинатның өч - Зеленодольск, Чистай һәм Буа җитештерү мәйданчыклары буенча виртуаль экскурсия ясарга ярдәм итә.
Фильмда сөт чималының лабораториядә антибиотиклар, ГМО, үсеш гормоннары һәм башка дару чаралары булу-булмауга ничек тикшерү узуы ачык күренә – сөт продуктларының һәр граммы югары сыйфатлы булырга тиеш. Фильм сөт кухнялары һәм «Обнимама» бренд продуктлары өчен продукция линияләренең ничек эшләвен белергә мөмкинлек бирә, балалар продукциясе өчен чимал төп җитештерүдән бөтенләй аерым кабул ителә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы искәртүенчә, бүген Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты - Россиянең һәм Татарстанның әйдәүче предприятиесе, ул балалар туган беренче көннән үк республикада алар өчен сертификацияләнгән сөт ризыкларын җитештерүче бердәнбер предприятие. Татарстан агрофирмаларыннан һәм фермаларыннан көн саен 600 тоннадан артык югары сыйфатлы яңа савылган сөт 8 сәгать буена Зеленодольск сөт комбинаты предприятиеләренә җибәрелә.
Комбинатның заманча модернизацияләнгән җитештерү җайланмалары булу, үз логистик егәрлекләре, үзенең сөт һәм йөк ташу машиналары паркы булу шундый күләмдә продукция җитештерүгә мөмкинлек бирә. Биш ел эчендә предприятиене модернизацияләүгә миллиард сумнан артык акча кертелгән.