Бүген балаларны яклау көнендә Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты Нурлат балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм оештырды. Балалар өчен аниматорлар һәм «Обнимама» бренды персонажлары - Обнимама һәм Обнимашка филләре белән күңелле шоу-программа үткәрделәр. Балалар кирмән (крепость) төзергә кирәк булган уенда һәм сабын куыклары тамашасында катнаштылар.
"Сезгә игелекле йөрәгегез, рәхим-шәфкать күрсәтүегез, ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәргә дә, балаларга да һәрдаим булышып торуыгыз өчен рәхмәт. Бәхет, сәламәтлек, шатлык һәм уңышлар телибез", - диде Нурлат балалар йорты директоры Дамир Рәхмәтуллин.
Балалар йортында тәрбияләнүче һәр балага комбинат үз продукциясе җыелмасыннан бүләк әзерләгән иде.
Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәмнәр һәм бүләкләр комбинатның күркәм традициясенә әверелде. Предприятие Чистай шәһәре балалар йортында, Зеленодольск районының «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында һәм Казан шәһәренең 101 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә дә продукция җыелмалары белән бүләкләр тапшырды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, комбинат Татарстанның балалар учреждениеләренә 500гә якын бүләк җыелмасын тапшырган.