Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгында Азнакай районының АПК ветераннары белән очрашу узды

2021 елның 25 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Азнакай районының агросәнәгать комплексы ветераннары советы белән очрашу узды. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, Татарстан Республикасы АПК ветераннары советы рәисе Марс Алиев, Татарстанның элиталы орлыклары ассоциациясе генераль директоры Юрий Еров һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Катнашучыларны  сәламләп,  Наил Залаков  мөрәҗәгать итте.

"Без - сезнең тарафдарларыгыз. Авыл хуҗалыгын оештырып,   республиканы  баету өчен хезмәт итүчеләр белән  очрашуга без бик шатбыз. Мул уңыш  белән  республика нигезен  ныгытучы  ветераннар - безнең горурлыгыбыз", - дип билгеләп үтте ул.

 Ветераннар авыл хуҗалыгында эшләгән елларын искә төшерделәр һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелегенә һәм ветераннар Советына даими ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.

“Бер генә ветеран да игътибардан читтә калмасын өчен Татарстан  Республикасы  АПК ветераннары советы бөтен көчен куячак”, - дип билгеләп үтте утырыш ахырында Марс Алиев.

Чара ахырында барлык катнашучылар өчен Министрлык бинасы буйлап экскурсия оештырылды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы АПК ветераннары Советының агросәнәгать комплексы ветераннары  хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча коллегиаль карарлар эшләү өчен гамәлгә куелганын искә төшерә. Бүгенге көнгә һәр эш көнендә Федосеев  ур., 36 адресы буенча 9 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр ветераннарны кабул итү оештырылган. Тулырак мәгълүматны 8(843)221-77-97 телефоны һәм электрон почта veteran_apkrt@mail.ru аша белешергә мөмкин.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International