Татарстан фермерлары туфракка төгәл анализ ясый алалар

2021 елның 25 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, үсемлекчелек белән шөгыльләнүче Татарстан эшкуарларының туфрак үрнәген комплекслы агрохимия анализына(макро- һәм микроэлементларга) тапшыру мөмкинлеге барлыкка килде. Әлеге хезмәт Россельхозбанктан «Свое Фермерство» мәйданчыгының “Землевед” сервисында күрсәтелә.

Туфракны анализлауга гаризаны мәйданчыкта калдырырга мөмкин. Шунда ук, картада туфрак алу өчен районны сайлап, башлангыч исәп-хисапны ясарга мөмкин. Гариза рәсмиләштерелгәннән соң, курьер үрнәкне ала, ә заказның нәтиҗәсе электрон почтага җибәрелә.

Заманча җайланмалар ярдәмендә фермерлар максималь төгәллек белән туфрак составын билгели һәм киләчәк уңыш өчен потенциаль янауларны ачыклый алалар. Сервистан файдалану уңдырышлылыкны арттырырга мөмкинлек бирәчәк, ә анализ нәтиҗәләре фермерларга үстерелә торган культуралар өчен яраклы ашламалар сайларга ярдәм итәчәк.

Туфракка агрохимик анализның үтемлелеген һәм нәтиҗәлелеген арттыру өчен чаралар комплексы Россельхозбанк һәм «ИнноГеоТех» тарафыннан эшләнгән.

“Күп Россия фермерлары «Своё Фермерство» платформасының заманча цифрлы сервислары ярдәмендә агробизнесның нәтиҗәлелеген арттыруга бәйле проблемаларны күптән хәл итәләр инде. “Землевед” уңышны арттыру һәм ресурсларны нәтиҗәле бүлү өчен менә дигән ярдәмче булачак. Без сервис элементына кулай бәя булу һәм лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәләрен һәм алар нигезендә булдырылган күрсәтмәләрне кулланудан шактый уңышка ирешү исәбенә популяр булачагына ышанабыз", - дип билгеләп үтте Россельхозбанкның финанс технологияләрен үстерү үзәге директоры Елена Батурова.

«Республикада үсемлекчелек авыл хуҗалыгында төп сегментларның берсе булып тора. Культуралы үсемлекләрнең уңдырышлылыгын арттыру өчен фермерлар аларны игү алымнарын даими камилләштерәләр һәм туфракны эшкәртүнең заманча ысулларын кулланалар. Бу сервис Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә туфракка төгәл анализ ясарга яхшы мөмкинлек бирә, бу исә түбән сыйфатлы культуралы үсемлекләр үстерү куркынычын булдырмый калырга мөмкинлек бирәчәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International