Татарстан агросәнәгать комплексының 779 хезмәткәре коронавирустан вакцинация узды

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агымдагы елның 24 маена оператив белешмәләреннән күренгәнчә, Татарстан агросәнәгать комплексы предприятиеләренең 779 хезмәткәре коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узган. Иң күп прививка ясаткан хезмәткәрләр «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ предприятиесендә.

Гомумән алганда, 2553 хезмәткәр вакцинация узуны планлаштыра.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исегезгә төшерә, вакцинацияләү кампаниясе дәвам итә. Республикада һәркөнне 150дән артык прививка пункты эшли.

Шуны белү мөһим:

-Вакцинация түләүсез һәм ихтыярый үткәрелә һәм 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен куллану рөхсәт ителә;

-Беренче һәм икенче прививка арасындагы интервал, вакцина ясалган 1нче көнне исәпләмичә, 21 көн тәшкил итә;

-Соңгы мәгълүматларга караганда, "Спутник V" вакцинасының нәтиҗәлелеге 91,4% тәшкил итә, ә авыр очракларны һәм үлем нәтиҗәләрен булдырмау буенча нәтиҗәлелек - 100%;

-Вакцина кеше аденовирусының рекомбинант кисәкчекләреннән гыйбарәт, анда S протеины – короновирус тышчасының аксымы бар һәм организмда шуңа каршы тәнчекләр (антитела) барлыкка килә. Вакцинада COVID-19ны китереп чыгара торган коронавирус юк, шуңа күрә прививкадан соң авырып китү мөмкин түгел;

-Вакцинация турындагы мәгълүмат коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләнгән затларның федераль регистрына кертелә һәм андагы белешмәләр нигезендә Дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталында вакцинация узган гражданның шәхси кабинетында QR коды белән вакцинациянең электрон паспорты булдырыла.

Вакцинациягә язылуның 5 ысулы бар:

1.Россия Федерациясе Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында (ЕПГУ),

2.Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында,

3.Бердәм 122 номеры буенча,

4. КФҮгә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп,

5.Элемтә телефоннары аша поликлиникага мөрәҗәгать итеп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International