Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Тәтеш муниципаль районында булды. Президент агросәнәгать комплексы үсеше һәм районда республика программаларының гамәлгә ашырылуы белән танышты. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та бар иде.
Авыл җирлекләре механизаторлары һәм җитәкчеләре белән очрашу Бакырчы авылы янында «Татарстан» ҖЧҖенең көзге бодай кырында узды. Район Башлыгы Рәмис Сафиуллов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә барлык язгы кыр эшләре 100%ка башкарылган. 1 гектарга 118 кг минераль ашлама кертелгән - республикада иң югары күрсәткечләрнең берсе. Узган ел нәтиҗәләре буенча үсемлекчелек рейтингында район 5 нче урында булган иде, биредә бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 40,4 центнер ашлык җыеп алынган.
“Гомумән алганда, район тотрыклы эшли. Республиканың социаль-икътисадый үсеш рейтингында Тәтеш районы 22 нче урында тора. Моңа республика җитәкчелеге ярдәменнән башка ирешеп булмас иде, әлбәттә”, - диде Рәмис Сафиуллов.
Татарстан Республикасы вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Тәтеш районының үсемлекчелек буенча лидерларның берсе булуын билгеләп үтте. Шулай ук җирле аграрийлар терлекчелек күрсәткечләрен дә арттыралар. «Бу юнәлештә актив эш алып баралар. Терлекләрнең баш санын арттыру буенча узган ел белән чагыштырганда 9 процент үсеш күзәтелә. Терлекчелек биналарын модернизацияләү, ремонтлау буенча да эшләр алып барыла, савым буенча артым күзәтелә. Терлек азыгы үзәкләре буенча киң колачлы эш башладылар», - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Быел Тәтеш районының «Татарстан» А/Ф ҖЧҖендә, «Содружество» ҖЧҖендә, «Маяк» ҖЧҖендә, «Новая Заря» ҖЧҖендә сыерларны бәйсез тоту өчен сөтчелек фермаларын модернизацияләү, шулай ук «Нур» А/Ф ҖЧҖендә 300 башка исәпләнгән сыер абзары төзү планлаштырылган. 2022 елга «Бакырчы» ҖЧҖендә 400 башка исәпләнгән (1 этап) һәм «Колос А/Ф» ҖЧҖендә 400 башка исәпләнгән (1 этап) сөтчелек комплекслары төзү буенча инвестиция проектлары планлаштырылган.
Рөстәм Миңнеханов чәчү кампаниясен уздырганда аграрийларның югары оешканлык дәрәҗәсен, шулай ук Тәтеш районында агросәнәгать комплексының тулаем нәтиҗәле үсешен билгеләп үтте.
Президент район халкын коронавирус таралуга каршы Роспотребнадзорның киңәшләрен үтәргә чакырды. COVID-19дан яклануның иң нәтиҗәле чарасы – вакцинация, дип ассызыклады ул.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Бакырчы авылына юнәлде. Бүген авылда 300дән артык кеше яши. Урта гомуми белем бирү мәктәбе, балалар бакчасы, мәдәният йорты, ФАП, почта бүлеге, 3 кибет эшли. Авыл халкының төп эш урыны - «Бакырчы» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиесе, анда 70кә якын эш урыны булдырылган. Шулай ук биредә 4 крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.
Бакырчы авылында Татарстан Республикасы Президенты авыл җирлеге администрациясенең яңа бинасында булды. Объект республика программасы кысаларында төзелгән. Моңа кадәр авыл Советы иске агач бинада урнашкан була, аннары гел күченеп йөри:башта мәктәпкә, аннан соң авыл клубына. Яңа бинада, эш кабинетларыннан тыш, архивны урнаштыру өчен махсус урын да бар. Шулай ук проект аның янәшәсендәге территорияне төзекләндерүне дә күздә тота.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов универсаль спорт мәйданчыгы булган яңа спорт комплексын карады. Объект иганәчеләр ярдәме белән төзелгән. Ябык үзәктә тренажер залы һәм көрәш белән шөгыльләнү залы бар. Бина территориясендә спортның уен төрләре өчен (волейбол, футбол, баскетбол өчен) мәйданчык ясалган, кардио һәм көч арттыру тренажерлары урнаштырылган. Яңа спорт объектында балалар ярышлары үткәрелә дә башлаган инде.