Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Кукмара районында булды. Аны район башлыгы Сергей Димитриев озатып йөрде.
Кукмарага килүгә Марат Җәббаров Җиңү Парадында катнашты һәм кукмаралыларны бәйрәм белән котлады.
Аннары "Урал" җәмгыяте кырларында министр районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты, анда аграрийларга дәүләт ярдәме һәм субсидияләр мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Чәчү эшләренең барышы турында Сергей Димитриев мәгълүмат бирде.
«Бүгенге көндә район кырларында чәчү кампаниясе оешкан төстә бара. Эшләрне башкару өчен юл картасы булдырылды:ягулык-майлау материаллары белән өзеклекләр юк, техника төзек. Узган ел машина-трактор паркларын шактый яңарттык. Бу эш алга таба да дәвам итәчәк. Быел район аграрийлары тарафыннан сыйфатлы азык әзерләүгә төп игътибар биреләчәк. 37 мең гектар чәчүлек мәйданында - азык культуралары, 34 мең гектарда бөртеклеләр игеләчәк. Максат - гектардан уртача 50 центнер уңыш алу», - диде район башлыгы.
Үз чыгышында ул шулай ук, чәчүлекләрнең уңышы аларны чәчүдә генә түгел, ә чәчүлекләрне дөрес карауда да, дип билгеләп үтте.
"Тагын бер максатыбыз - игенчелектә һәм терлекчелектә югары продукция алу. Киләсе елга авыл хезмәтчәннәре алдында тәүлеклек савымны 400 тоннага җиткерү бурычы тора. Хәзерге вакытта сөтчелек фермаларын төзү бара. Бу, әлбәттә, бик зур эш. Әгәр без бу биналарны төзесәк, куелган максатларга ирешәчәкбез", - дип билгеләп үтте Сергей Димитриев.
Аннары министр "Туган авылны торгызабыз" проекты буенча эшләрнең барышы белән танышты.
Әлеге проект кысаларында һәр җирлектә фермалар төзү, шәхси сәнәгать мәйданчыгы булдыру һәм халыкны эш белән тәэмин итү планлаштырыла. Бу максатларга ирешү өчен районда азык цехлары төзелә. Ун азык цехы халыкка хезмәт күрсәтәчәк, шуларның дүртесе эшли инде.
Эш сәфәре ахырында вице-премьер районда башкарылган эшләрне югары бәяләде.
"Эш план буенча бара: юл картасы төзелгән, фермалар төзелә. Шул ук вакытта сез хезмәткә түләү мәсьәләләре турында кайгыртырга да онытмагыз. Эшләгән кеше лаеклы хезмәт хакы алсын. Шундый саннар гына авыл хуҗалыгы тармагы буенча сезнең югары күрсәткечләрегезне киметмәскә ярдәм итәчәк, - диде ул.