Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Бөек Ватан сугышы елларындагы ТАССР авыл хуҗалыгына багышланган язмалар сериясен дәвам итә. Сугыш елларында Татарстан предприятиеләре армияне һәм халыкны азык-төлек белән тәэмин итүдә аерым әһәмияткә ия була.
Шундыйлардан - Балтач районының «Кызыл юл» һәм Фрунзе ис. колхозларын искә алып китәргә кирәк. «Кызыл юл» Чутай авылының 360 хуҗалыгыннан 9ын берләштереп оештырыла. Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан ныгыган һәм нәтиҗәле эшләүче хуҗалык булып санала.
Кырыс сугыш елларына да карамастан, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре куелган планнарны үтәү өчен югары оешканлык күрсәтеп, бик тырышып эшлиләр. Колхоз дәүләткә продукция тапшыру планын арттырып үтәп бара. Сугыш вакытында предприятие дәүләткә 54 мең пот икмәк, 1675 пот ит һәм 71431 кг сөт бирә.
Фрунзе ис. колхоз – шулай ук районда ул чакларда күп булмаган колхозларның берсе. Хуҗалык сугыш елларында да куелган планнарны даими рәвештә арттырып үтәп, дәүләткә продукция тапшырып тора. Колхоз төзелешенең ул чактагы төп максаты - кырыс сугыш шартларында сыгылмаска, бирешмәскә, армияне һәм халыкны мөмкин кадәр күбрәк азык-төлек һәм һәм чимал белән тәэмин итәргә. Һәм колхоз үзенең колхозчыларының тырышлыгы, фидакарьлеге белән алга куйган планнарны тулысынча үтәп килә. 1941-1945 елларда, икмәк планын 1300 потка арттырып үтәп, колхоз дәүләткә 19 мең пот икмәк, 550 пот ит һәм 29 мең кг сөт тапшыра. 1945 нче Җиңү елында колхоз гектардан 8,5 центнер уңыш җыя.
Бу авыл хуҗалыгы предприятиеләре бүген дә эшлиләр һәм район үсешенә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Заманалар узу белән алардагы кешеләр, җитәкчелек һәм аларның исемнәре үзгәрә, әмма авыл кешеләренә хас булган тырышлык, фидакарьлек һәм яхшыга омтылу буынннан-буынга күчеп бара.