Марат Җәббаров:Зеленодольск районы аграрчылары бердәм команда булып эшләргә тиеш

2021 елның 3 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры Марат Җәббаров һәм министр урынбасары Ленар Гарипов Зеленодольск районына эш сәфәре белән бардылар, анда алар «Красный Восток-Агро» агрофирмасы, «Авангард» хуҗалыгы мегафермалары эшчәнлеге белән таныштылар һәм районның авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре белән киңәшмәдә катнаштылар. Алар белзн район башлыгы Михаил Афанасьев йөрде. Чарада шулай ук «Красный Восток» ГК ҖЧҖ генераль директоры Адел Хәйруллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Таһир Җиһаншин һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Очрашу барышында Марат Җәббаров ташландык җирләрнең намуссыз милекчеләрен табарга һәм андый җирләрне әйләнешкә кертергә кушты. Шулай ук ул авыл хуҗалыгы техникасын яңартырга кирәк, шуннан башка эш алып бару авыр, дип билгеләп үтте. Кайчактк заманча бер трактор төрле юнәлештәге биш эшне башкара ала. Министр, хуҗалыкларга сөткә тартылырга кирәк, чөнки сөттән көндә акчалар килеп бара һәм алар сизелерлек, дип билгеләп үтте. Аларны мегафермаларның эш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерергә мөмкин, диде ул.

"Хәзерге дөньяда аграр предприятиеләрнең киләчәк язмышы аларның грамоталы эшчәнлегенә бәйле. Барлык хезмәтләр – Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге (Россельхознадзор), Россия авыл хуҗалыгы үзәге, авыл хуҗалыгы идарәсе, ветеринарлар – барысы да сезнең ярдәмчеләр, бердәм команда кебек эшләгез», - диде министр.

Ленар Гарипов, үз чиратында, бүген авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә төп проблема - терлекләрнең баш саны кимү, дип билгеләп үтте.

"Аграрийларга федераль ярдәм бар, бер ел эчендә генә дә савым хуҗалыгын арттыруга 314 млн.сум юнәлдерелгән. Аннан 25 районнан 90 хуҗалык файдаланды. Мондый программаларда катнашыгыз, алга таба мондый ярдәм булмаска да мөмкин бит. Әгәр без, ит 800 граммнан ким, дип әйтәбез икән, димәк, бу зыянга эшләүче предприятие була, әгәр сөт 12 литрдан кимрәк икән, монысы хуҗалыклар өчен тагын да начар", - диде ул.

Эш сәфәре ахырында Михаил Афанасьев, районның язмышы «Красный Восток» агрофирмасына бәйле, дип билгеләп үтте.

"Сездә эчке резервлар бар, кайбер районнарда мондый саву заллары да һәм мегафермалар да юк, шуңа күрә алардан тулы куәткә файдаланырга кирәк. Җайланмалар яңартуны таләп итә, сервис белән шөгыльләнергә кирәк», - дип, мөрәҗәгать итте ул Адел Хәйруллинга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International