Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре Берлинны алуда катнашкан сугыш ветеранын котладылар

2021 елның 3 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм, илне азык-төлек белән тәэмин итеп, шул елларда тылда эшләгәннәргә зур хөрмәт белән карый. Гадәттәгечә, ел саен 9 май алдыннан Игенчеләр сараенда ветераннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен котлыйлар. Әмма эпидемиология вәзгыяте үз төзәтмәләрен кертә. Шулай да, кадерле ветераннар игътибардан читтә калмады.

Министрлык хезмәткәрләре, барлык кирәкле саклык чараларын үтәп, Бөек Ватан сугышы ветераннарына - тыныч вакытта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында эшләгән хезмәттәшләренә өйләренә бардылар. Аларның тормыш юлы гади генә булмаган, әмма алар беркайчан да төшенкелеккә бирелмичә, алга таба якты өметләр белән хезмәт иттеләр.

Шулай итеп, бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов Берлинга кадәр барып җиткән Мөхәммәт Исхаковны котлады. Аңа 100 яшь тулды.

«Сезне чын күңелдән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы белән котлыйбыз! Сезнең буынның каһарманлыгы, кешелек дөньясына тынычлык һәм бәхетле тормыш бүләк иткән сугышчыларның һәм тыл хезмәтчәннәренең фидакарьлеге мәңге онытылмас. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, күңел күтәренкелеге һәм хәерле матур гомер итүегезне телибез!" ,- дип мөрәҗәгать итте ветеранга Ришат Хәбипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International