Илдус Габдрахманов Апас районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә чәчүнең барышы һәм аларның эшчәнлеге белән танышты

2021 елның 30 апреле, җомга

Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов язгы кыр эшләренең барышы белән танышу максатыннан Апас районында булды.

Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Радик Гыйсмәтов авыл хуҗалыгы тармагының төп күрсәткечләре турында сөйләде.

“Районда язгы чәчү 35 500 гектар мәйданда бар куәткә  бара. Көзге культуралар чәчелгән җирләр минераль ашламалар белән тукландырылды. Бүгенге көнгә җирләрне тырмалау һәм сөрү эшләре төгәлләнде. Чәчүгә районның барлык хуҗалыклары чыкты. Быел район игенчеләре алдына 24400 гектарда бөртекле культуралар, 3300 гектарда шикәр чөгендере чәчү бурычы куелды”, - дип хәбәр итте Радик Гыйсмәтов.

Аннары Илдус Габдрахманов "Ибраһимов һәм К" хуҗалыгында булды, анда бүген көзге культуралар, шул исәптән арыш һәм арпа чәчү бара. Хуҗалык җитәкчесе Таһир Ибраһимов күпьеллык үләннәрне үстерү үзенчәлекләре турында сөйләде.

"Хуҗалыкта язгы кыр эшләре тиешле дәрәҗәдә бара. Агротехник эшләрнең һәр төре үз вакытында башкарыла", - диде Таһир Ибраһимов.

Эш сәфәре ахырында министр урынбасары "Апас Мол" ширкәтенең чәчү кампаниясе барышы белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International