Татарстанда 1 кварталда 349 мең тонна сөт җитештерелгән

2021 елның 23 апреле, җомга

Бу хакта Әтнә районында «Сыйфатлы азык һәм ныклы азык базасы - хайваннарның югары продуктивлыгының нигезе» дигән зона семинар-киңәшмәсе барышында хәбәр иттеләр. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары Гелүс Баязитов һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Семинарда катнашучылар сөт җитештерү, сөт терлекчелеге культурасы, сыйфатлы азык әзерләүнең заманча технологияләре, сыйфатлы азыкның терлекләр продуктивлыгына йогынтысы һәм башкалар турында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә катнашучылар өчен Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы территориясендә терлек азыгы җыю техникасы, хезмәт күрсәтүче ветеринария машиналары, шулай ук терлекчелектәге алдынгы технологияләр күргәзмәсе оештырылган иде.
Агымдагы елның 1 кварталында республиканың терлекчелек тармаклары үсешенә анализ белән Ленар Гарипов чыгыш ясады.
«1 кварталда республикада 349 мең тонна сөт җитештерелгән (2020 елга карата 103%). Авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан 102 мең тонна терлек һәм кош-корт үстерелгән (узган елга карата 98%).
2021 елның 1 кварталында Әтнә зонасының 9 районында 152,7 мең тонна сөт җитештерелгән (Татарстан Республикасы күләменнән 43,7%, бу 2020 елга караганда 1,4% ка күбрәк). 2021 елның 1 кварталында бу зонаның 9 районы 10 тоннага якын мөгезле эре терлек ите җитештерделәр. Болар - Мамадыш, Питрәч, Саба, Кукмара, Балтач, Биектау, Әтнә, Арча һәм Теләче районнары», - диде ул.
Министр урынбасары үз чыгышында шулай ук дуңгызчылык, сарыкчылык тармагының торышы, эре мөгезле терлекләрне тоту, ашату һәм үрчетү технологияләре турында сөйләде.
"Нәтиҗәле җитештерү нигезе - ул исәпкә алу. Бүгенге көндә җитештерү буенча белгечләр эшен җиңеләйтә, шулай ук җитәкчегә аларның эш нәтиҗәлелеген үз вакытында бәяләргә мөмкинлек бирә торган инструментлар күп. Төгәл исәпкә алып бару хәлне яхшырту буенча вакытында чаралар күрергә ярдәм итә", - диде ул.
Гелүс Баязитов республика районнарында сөт терлекчелеген цифрлаштыру темплары турында сөйләде.
Семинарның практик өлеше «Тукай» ҖЧҖ базасында узды. Семинарда катнашучылар терлекләрне тоту һәм ашату шартлары белән таныштылар, бозаулату бүлегендә булдылар, силос-сенаж траншеясын карадылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International