Марат Җәббаров Казанда яшәүче кыз баланың хыялын тормышка ашырды

2021 елның 23 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Казаннан 14 яшьлек Мария Белякованың гадәти булмаган хыялын тормышка ашырды. Кыз бала туңдырма фабрикасына барып, балалар да, өлкәннәр дә ярата торган татлының ничек җитештерүләрен күрергә хыялланган.

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Славица» туңдырма фабрикасына экскурсия оештырылды. Министрлыкның азык-төлек базары бүлегенең әйдәүче белгече Люция Хәйруллина белән Беляковлар гаиләсе Чаллыга китте.

Җитештерү бинасына экскурсиягә керер алдыннан кунакларга махсус кием бирелде. Башта алар туңдырма әзерләү өчен компонентлар әзерләнә торган цехта булдылар һәм анда компьютер контроле астында сөтнең, сөт өстенең һәм шикәр кайнатмасының туңдырма ясау өчен ничек әзерләнүен күрделәр, шулай ук туңдырма җитештерүнең барлык технологик чылбыры  стадияләре белән таныштылар.

Туңдырма фабрикасына экскурсиянең соңгы аккорды яңа гына әзерләнгән туңдырманы дегустацияләү булды. Татлы экскурсия Марияга гына түгел, ә аның әти-әнисенең күңеленә дә бик хуш килде.

 «Шундый искиткеч сәфәр өчен рәхмәт белдерәбез. Кызымның хыялын тормышка ашырган өчен бик зур рәхмәт!» , - диде кызның әнисе.

Экскурсия ахырында Мария Беляковага тулы бер сумка туңдырма бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International