Татарстан электрон ветеринария сертификациясе буенча лидерлар бишлегенә керде

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы агымдагы елның март аенда «Меркурий» электрон ветеринария сертификациясе системасы белән эшләү буенча лидерлар бишлегенә керде.

«Меркурий» федераль дәүләт мәгълүмат системасында тәүлек эчендә уртача 14 миллионнан артык ветеринария сертификаты рәсмиләштерелә. Системада ай саен 700 меңнән артык хуҗалык итү субъекты эшли. Һәр компаниянең эшчәнлеге Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге инспекторлары тарафыннан анализлана. «Меркурий» ярдәмендә ведомство инспекторлары намуссыз җитештерүчеләрне, фантом-мәйданчыкларны ачыклыйлар, шулай ук имин булмаган продукцияне тоткарлап калалар.

Лидерлар бишлегенә Мәскәү өлкәсе, Мәскәү, Краснодар крае, Татарстан Республикасы, Белгород өлкәсе керде.

Конкрет төбәкнең рейтингы 30дан артык күрсәткеч буенча чыгарыла, дип аңлаттылар Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегендә. Аерым алганда, түбәндәгеләр исәпкә алына:рәсмиләштерелгән җитештерү һәм транспорт-электрон иярчен ветеринария документлары (эВСД) күләме, эВСДны соңгы ноктада ябу, ветеринария-санитария экспертизасы үткәрү, теркәлгән һәм расланган мәйданчыклар һәм хуҗалык итү субъектлары саны. Рейтинг 100 баллы шкала буенча билгеләнә.

Белешмә:

«Меркурий» ФДМС – Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Россия территориясендә җитештерелә, йөртелә һәм сатыла торган барлык терлек продукциясе турында мәгълүматлар кертелә торган мәгълүмат системасы ул. Ит һәм балык товарларының, балның, шулай ук барлык сөт продукциясенең электрон ветеринария сертификациясе булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International