Россия Федерациясе Хөкүмәте аграрийлар өчен ташламалы инвестиция кредитларын түләү шартларын йомшартты

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2020 елда африка дуңгызлар чумасыннан һәм югары патогенлы кош гриппыннан зыян күргән аграрийларга ташламалы кредитларны каплау срогын озайту мөмкинлеге биреләчәк. Карарны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин раслады.

Биредә сүз терлекчелекне үстерүгә 5%лы ставка белән бирелә торган инвестиция займнары турында бара. Моннан тыш, элегрәк авыл хуҗалыгы чималын тирәнтен эшкәртү предприятиеләрен төзүгә, реконструкцияләүгә яисә модернизацияләүгә кредитлар алучылар да аларның срокларын озайта алалар.

Моның өчен эшкуарларга банк белән өстәмә килешү төзергә кирәк. Мондый очракта кредитлау срогы, пролонгацияне исәпкә алып, 12 елдан артмаска тиеш.

Әлеге карар африка дуңгызлар чумасыннан һәм кош гриппыннан зыян күргән агрокомпанияләр өчен ярдәм булачак һәм аларга инвестиция проектларын төгәлләргә, шулай базарны азык-төлек белән өзлексез тәэмин итәргә булышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International