Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә яшелчәләр, фермер ите һәм йомырка аеруча үтемле булды

2021 елның 27 марты, шимбә

Бүген иртәнге сәгать 6дан Казанда, Чаллыда, Түбән Камада һәм Зеленодольск районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре эшли башлады. Азык-төлекне һәм башка товарларны республика муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре алып килгән иде. Мәйданчыкларга авыл халкына гына түгел, шулай ук шәһәр халкына да бик ошый торган автолавкалар да килгән иде.

Бүген «Майский» теплица комбинатының яшелчә продукциясе:сабактан яңа өзелгән һәм экологик чиста томатлар, кыяр, яшел тәмләткечләр аеруча үтемле булды. Фермер итен, шикәр комын, онны, йомырканы һәм ашлыкны да шәһәр халкы бик теләп алды. Шунысы игътибарга лаек, үлчәүле сөткә күбрәк яшьләр чират тора. Кемдер үзенә ала, ә кемдер, үзләренең кайгыртучанлыгын һәм игътибарын күрсәтеп, өлкән яшьтәге әти-әниләре, башка туганнары өчен ала.

Ярминкәләрне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге, муниципаль районнар башлыклары һәм АПК бүлекчәләре җитәкчеләре йөреп чыктылар. Алар китерелгән продукциянең ассортименты һәм аның бәяләре белән таныштылар. Барлык продукция ветеринария хезмәтләре тарафыннан тикшерелгән иде.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә шәһәр халкы, бигрәк тә өлкән буын кешеләр бик теләп йөри һәм мондый ярминкәләр социаль әһәмияткә ия. Биредә кулай бәяләрдән Татарстанның үзенең төрле натураль продукциясен сатып алырга мөмкин. Ярминкәләр оештыру мәшәкатьле эш һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында аларны үткәрүгә зур җаваплылык белән карыйлар һәм мондый социаль әһәмиятле чараларны оештыру эше алга таба да дәвам итәчәк.

Сатып алучыларны киләсе шимбә көнне дә авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International