Татарстан Республикасы сөт продукциясен маркировкалаудагы активлыгы буенча Идел буе федераль округының топ-төбәкләренә керде

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы сөт продукциясен маркировкалаудагы активлыгы буенча Идел буе федераль округының топ-төбәкләренә керде

«Честный знак» («Гадел билге») системасында Татарстаннан сөт продукциясе белән эшләүче 200дән артык компания теркәлгән. Ул - Идел буе федераль округы төбәкләре арасында, Башкортостан, Пермь крае, Түбән Новгород өлкәсе белән беррәттән, ТОП-5лектә. Системада җитештерүчеләр, импортерлар, күпләп һәм ваклап сату оешмалары теркәлә. Республикада әйләнештәге барлыгы 9000ләп катнашучы теркәлгән.

Россиядә маркировкалау системасы 2018 елдан эшли башлый. Хәзер “цифрлы паспортлар” тәмәке продукциясендә, даруларда, аяк киемнәрендә, кайбер җиңел сәнәгать товарларында, парфюмериядә, шиннарда, фототоварларда бар.

 

Белешмә:

 2021 елның 20 гыйнварыннан предприятиеләр продукцияне ихтыярый рәвештә маркировкалый ала. 2021 елның 1 июненнән сыр һәм туңдырманы маркировкалау башлана, 2021 елның 1 сентябреннән - яраклылык вакыты 40 көннән артык булган продукцияне, 2021 елның 1 декабреннән - яраклылык вакыты 40 көннән ким булган продукцияне. Үз продукциясен мөстәкыйль сатучы фермерлар өчен макировкалау 2022 елның 1 декабренә кадәр кичектерелә. 2021 елның 1 декабреннән катгый рәвештә касса аша чыгару башлана, партияләр буенча исәпкә алу - 2022 елның 1 сентябреннән, берәмләп  сатыла торган товарны маркировкалау (тиз бозыла  торганнан тыш) 2023 елның 1 декабреннән башлана.

 Авырлыгы 30 граммнан ким булган сөт продукциясен, шулай ук балалар һәм махсус туклану продукциясен маркировкалау таләп ителми. Карарда шулай ук предприятиеләр заказ бирә торган төргәкләрдә маркировкалау кодларын бастыру буенча хезмәт күрсәтүче сервис-провайдерлар - типографияләрнең функционалы да язылган. Бу җитештерүчеләргә чыгымнарны шактый киметергә мөмкинлек бирә.

 Маркировкалау, җитештерүчеләрнең кирәкле гамәлләре, техник чишелешләр турында өстәмә мәгълүмат честныйзнак.рф сайтында урнаштырылган: https://xn--80ajghhoc2aj1c8b.xn--p1ai/business/projects/dairy/. Белем бирү үзәгендә кыска видеороликлар урнаштырылган. Кече бизнеска аерым игътибар бирелә – алар җайланмалар исемлеге һәм түләүсез сервислар белән чишелешләр калькуляторыннан файдалана алалар: https://xn--80ajghhoc2aj1c8b.xn--p1ai/business/business-calc/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International