13 марттан Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Наил Залаков хәбәр итте.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә, гадәттәгечә, шәһәр кешеләрендә, бигрәк тә өлкән буында, ихтыяҗ зур һәм алар социаль әһәмияткә ия. Шәһәрлеләр ярминкәләрдә базар бәяләреннән арзанракка Татарстан муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык продукциясе, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярмалар һәм башка фермер продукциясе сатып ала алалар.

Ярминкәләр түбәндәге адреслар буенча уза:

–Авиатөзелеш районы:Ленинград ур.,27(“Бәхетле” гипермаркеты янындагы мәйданчыкта), Беломорский һәм Гудованцев урамнары киселешендә, Дементьев ур.,7 йорт янында;

–Вахитов районы:Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә;

–Киров районы:Кызыл Кокшай ур.,150/2(«Җиләкле бистә» сәүдә үзәге янындагы мәйданчыкта), Батыршин ур.,20;

–Яңа Савин районы:Хөсәен Ямашев пр.,71а(“Бәхетле” гипермаркеты янындагы мәйданчыкта);Лаврентьев ур.,10(чатыр корылган мәйданчык);

–Идел буе районы:Р. Зорге ур.,66, корп.1(«Олимп» базары янында), Ю.Фучик ур.,72(чатыр корылган мәйданчык);

–Совет районы:Аграрный ур.,2(«Казан» агросәнәгать паркының ачык мәйданчыгында, Зәкиев ур.,12 һәм Липатов ур.,7((чатыр корылган мәйданчык һәм “Дәрвиш” базары территориясендәге мәйданчык);

–Мәскәү районы:Ш.Усманов ур.,1(Энергетиклар һәм Ш.Усманову урамнары ягыннан Мәскәү базарына чиктәш мәйданчык);

–Зеленодольск районы:Яңа Тура һәм Осиново поселокларында:(«Радужный» сәүдә үзәге һәм «Яңа Тура» технополисы янында);

–Юдино поселыгында(Революция ур.,12);

–Чаллыда:Г.Тукай ур.,16(«Төзүче» стадионы каршындагы мәйданчык), Чулман пр.,(Ипподром территориясендәге мәйданчык);

–Түбән Камада:Вокзал ур., 2(«Комета» Үзәк базары мәйданчыгы; Көньяк ур.,1 («Магнит» сәүдә үзәгенә каршы мәйданчык).

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре - фермерлар өчен дә, халык өчен дә бик мөһим ярдәм чарасы, чөнки ярминкәләрдә фермерлар үзләре үстергән продукцияне сата алалар(сәүдә урыннары бушлай бирелә), ә халыкның, сәүдәгә өстәлгән бәяләрдән башка, сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясен минималь бәяләрдән сатып алу мөмкинлеге бар.

Гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге шимбә көнне Казандагы ярминкә мәйданчыкларын шәхсән үзләре йөреп чыга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International