Татарстан АПКсының 592 хезмәткәре коронавирустан вакцинация ясатты

2021 елның 9 марты, сишәмбе

Республика АПКсының 592 хезмәткәре коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация ясатты.

Шушы көннәрдә беренче вакцинаны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та ясатты. “Бернинди кыенлыклар да булмады. Җиңел кичердем”, - дип билгеләп үтте министр һәм хезмәттәшләренә үзләрен һәм якыннарын куркыныч чирдән саклау өчен нәтиҗәле чарадан файдаланырга киңәш итте.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агымдагы елның 9 мартына оператив белешмәләреннән күренгәнчә, Татарстан агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияне 592 хезмәткәр ясаткан. Прививканы иң күп ясатучылар «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ предприятиесендә.

Барысы 2533 хезмәткәр вакцинация узуны планлаштыра.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исегезгә төшерә, вакцинацияләү кампаниясе дәвам итә. Республикада көн саен 150дән артык прививка пункты эшли.

Вакцинацияләүгә язылуның түбәндәге 5 ысулы бар:

1.Россия Федерациясе Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша,

2.Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы аша,

3.Бердәм 122 номеры буенча,

4. МФЦга мөрәҗәгать итү юлы белән,

5.Поликлиналарның контакт телефоннары буенча.

Шуны белү мөһим:

-Вакцинация түләүсез һәм ихтыярый нигездә үткәрелә һәм 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен рөхсәт ителә;

-Беренче һәм икенче прививка арасындагы интервал 21 көн тәшкил итә, вакцинациянең 1нче көнен санамыйча;

-Соңгы белешмәләргә караганда, "Спутник V" вакцинасының нәтиҗәлелеге 91,4% тәшкил итә, ә авыр формалары һәм үлем нәтиҗәләре булмау буенча нәтиҗәлелек 100% тәшкил итә;

-Вакцина кеше аденовирусының рекомбинант өлешләреннән гыйбарәт, аларда S протеины - коронавирус тышчасы аксымы бар, шуңа карата антитела барлыкка килә. Вакцинада COVID-19ны барлыкка китерә торган коронавирус юк, шуңа күрә прививкадан соң авырырга мөмкин түгел;

-Вакцинация турында белешмәләр коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узучыларның федераль регистрына кертелә һәм белешмәләр нигезендә Дәүләт хезмәтләре порталында вакциналаштырылган гражданның шәхси кабинетында вакцинация турында электрон сертификат формалаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International