Татарстан фермерлары кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәменең нәтиҗәлелеге турында фикер алыштылар

2021 елның 12 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган «ТатАгроЭкспо» агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге «Иң яхшы практиклар үрнәгендә кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме нәтиҗәлелеге» темасына түгәрәк өстәл уздырды. Чарада Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Авыл территорияләрен үстерү департаменты директоры урынбасары Рената Бибарсова, алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева, шулай ук башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, авыл хуҗалыгы кооперациясенә ярдәм итү инфраструктурасы оешмалары, авыл хуҗалыгы кооперативларының иҗтимагый берләшмәләре, партнер-банк вәкилләре һәм фермерлар катнашты.

 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов мәйданчыкның модераторы буларак чыгыш ясады. 

Үзенең чыгышында ул 2020 елда кече  хуҗалыкларны  үстерү эшенә йомгак ясады.

«Барлык грант программалары тулы күләмдә гамәлгә ашырылды - 155 крестьян (фермер) хуҗалыгы “Яшь фермер” һәм “Агростартап”, “СЖФ” программалары буенча 899,3 млн.сумлык грант алдылар. Бу ел эчендә 297 миниферма төзелде. 15 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы 478,2 млн. сумлык грант алды”, - дип билгеләп үтте ул.

 Рената Бибарсова авыл хуҗалыгы тармагының 2020 елгы эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Үз чыгышында ул республиканың Россия Федерациясе агросәнәгать комплексы үсешенә керткән зур өлешен билгеләп үтте, илдә авыл хуҗалыгы кооперациясен һәм фермер хәрәкәтен үстерү буенча иң көчлеләрдән берсе буларак, Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәгенең эшен югары  бәяләде. Чыгышын тәмамлап, ул 2022 елда авыл туризмын үстерү буенча грант программасының старт алуын игълан итте.

 Авыл хуҗалыгы кооперативын үстерүдә кооперация институтның роле турында алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева сөйләде. Аның сүзләренә караганда, узган елда актив оештыру ярдәме күрсәтеп, шулай ук юридик, методик һәм консультацион ярдәм күрсәтү нәтиҗәсендә 60тан артык авыл хуҗалыгы кооперативы теркәлгән.

Түгәрәк өстәл «Үз фермерлыгым» экосистемасын һәм «Склад әрҗәсе – тара», «Йөк поддоны», «Транспорт контейнеры» патентларын тәкъдир итү белән тәмамланды.

 “Система уңышлы агробизнес алып баруда ярдәм итү өчен булдырылды һәм ул фермерлар җитештерә торган авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен маркетплейсны үз эченә ала. Экосистема маркетплейсында авыл хуҗалыгы өчен товарлар җитештерүчеләр һәм алар белән тәэмин итүчеләр үз продукцияләрен урнаштыра алалар, бу сатып алучыларга тикшерелгән товар яки аның белән тәэмин итүчеләрне табарга һәм сайларга мөмкинлек бирәчәк. Мәйданчыкта шулай ук персоналны сайлау мөмкинлеге дә бар. Ресурста резюмелар базасы бар, анда кирәкле хезмәткәрләрне табарга, шулай ук вакансияләрне бастырып чыгарырга мөмкин», - дип билгеләп үтте «Россельхозбанк» АҖенең микробизнесның клиентлар белән эшләү бүлеге башлыгы Ленар Хәбибуллин.

 Краснодардан «Склад әрҗәсе – тара», «Йөк поддоны» һәм «Транспорт контейнеры» патентларын эшләүчеләр һәм аларның авторлары яшелчә һәм җиләк-җимешләрне ташу һәм саклау өчен инновацион төргәкләр булдыру турында сөйләделәр. Алар Татарстан фермерларына үзара файдалы хезмәттәшлек урнаштырырга тәкъдим иттеләр.

Түгәрәк өстәл эшенең йомгаклары буенча барлык катнашучылар авылда кече хуҗалыкларны республика авыл территорияләрендә яшәүчеләрнең эшлекле инициативасын үстерү факторы буларак алга таба үстерергә кирәклеген билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International