Авыл хуҗалыгы кооперативлары башкарма директорларның –җитәкчеләренең өченче олимпиадасында җиңүчеләр билгеле булды

2021 елның 12 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган «ТатАгроЭкспо» агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында «Казан Экспо» күргәзмә үзәге территориясендә Кооперация башкарма директорларның өченче төбәкара олимпиадасына йомгак ясалды. Чарада Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Авыл территорияләрен үстерү департаменты директоры урынбасары Рената Бибарсова катнашты.

Олимпиадада республика районнарының берничә дистә авыл хуҗалыгы кооперативының, шулай ук башка төбәкләр кооперативларының башкарма директорлары катнашты, бу чараның шактый кызыклы булуын күрсәтә.

 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады, ул быелгы Олимпиаданың башка төбәкләрдән килгән хезмәттәшләр катнашында узуын билгеләп үтте. Ярышу өчен Чиләбе һәм Волгоград өлкәләреннән, Алания- Төньяк Осетия Республикасыннан һәм илебезнең башка төбәкләреннән делегацияләр килде. “Белемнәрне һәм компетенцияләрне синхронлаштыруның әлеге процессын без алга таба да дәвам итәчәкбез”, - дип билгеләп үтте ул.

Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. 1 урынны Тукай районыннан «Айкорм» һәм «Мусабай» кооперативларының финанс директоры Эльза Мифтахова яулады. 2 урында - Минзәлә районынннан «Нева» кооперативының сәүдә буенча операторы Эвелина Зиазтдинова. Өченче урынны Азнакай районыннан «Бәрәкәт» кооперативы рәисе Рәмис Сәхапов һәм Чистай районыннан «Милк-агро» кооперативы вәкиле Марина Чебенева бүлештеләр.

Җиңүчеләр бишлегенә Чиләбе өлкәсеннән килгән катнашучылар да керде, болар  - Ирина Асанова һәм Булат Шантаев.

Призерларны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә эшләрендә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International