2013 елның 6 апрелендә “Казан” Агросәнәгать паркы территориясендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
Халыкка зур ассортиментта һәм арзан бәядән авыл хуҗалыгы продуктлары тәкъдим ителде. Ярминкәдә Татарстанның Саба, Әтнә, Лаеш, Кукмара, Питерәч, Алнесеевск районнарының товар җитештерүчеләре үз продукцияләре белән казанлыларга хезмәт күрсәтте. Шулай ук ярминкәдә Татарстанның алдынгы авыл хуҗалыгы предприятияләре “Татпотребсоюз”, “Ак-Барс” ХК, “Татплодовощпром”, “ВАМИН-ТАТАРСТАН”, “Сервис-Агро”, “ТК Майский”, “Агро-Инвест”, “Зеленодол сөт эшкәртү комбинаты” катнашты.
ТР башкаласына барлыгы 60,6 т яшелчә, 22 т ит, 15 т он, 25 т шикәр комы, 10 т сөт, 86,1 мең данә йомырка һ.б. продукция китерелде.
Гомумән алганда, башкалага 9,7 млн. сумлык товар китерелде. Аны алып килүдә 160 машина җәлеп ителде.
Әлеге ярминкәләр 27 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.