Татарстанга Самара, Чиләбе һәм Волгоград өлкәләреннән, Удмуртия һәм Чуашстаннан авыл хуҗалыгы кооперативы белән нәтиҗәле идарә итүгә өйрәнергә киләләр

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикада авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә зур игътибар бирә. Фермерлар өчен кооперативка керү өстенлекләре дә бар. Беренче чиратта, бу - продукция җитештерү, саклау һәм эшкәртү көчләрен берләштерү исәбенә җитештерүнең табышлылыгын арттыру. Икенчедән, кредит ресурсларыннан файдалану, һәм, өченчедән, эре төбәк һәм федераль сәүдә челтәрләренә чыгу мөмкинлеге. Әмма кооперативның уңышлы эшләве өчен нәтиҗәле идарә итү кирәк. “Кооператив идарәчесе” модуль экспресс-курсы кысаларында теләүчеләрне нәкъ менә шуңа өйрәтәләр дә.

2 февральдән 6 февральгә кадәр “Кооператив идарәчесе” курсы буенча дүрт көнлек көндезге уку дәресләре башланды. Әлеге дәресләр “РИВЦ” АҖенең мәгариф платформасында оештырылган онлайн модульнең дәвамы булып тора. Көндезге дәресләргә Чиләбе һәм Волгоград өлкәләреннән дә тыңлаучылар килгән.

Курс ачылышында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов һәм Казан аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев катнашты.

“Бу кооперациянең башкарма директорлары Олимпиадасы алдыннан традицион рәвештә үткәрелә торган укытуның өченче сезоны. Олимпиаданы 8 - 9 февральдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе кысаларында уздыру планлаштырыла», - дип билгеләп үтте Ришат Хәбипов.

Укулар Казан дәүләт аграр университеты базасында уза. Программа кысаларында тыңлаучылар кооперативларның бухгалтерлык исәбе һәм икътисады, бизнес-планлаштыру, кооперациядә идарәчел исәпкә алу нигезләре турында беләчәкләр, шулай ук кооперацияне үстерүдә яңа алымнар табачаклар.

Җәйге чорда беренче һәм икенче модульләрне тыңлаучылар өчен Татарстанның гамәлдәге кооперативларында стажировка программасы каралган.

15 февральдән башлап, кооператорларның белем алуга ихтыяҗы югары булу сәбәпле, Казан аграр университеты базасында тыңлаучыларның 3 нче агымы өчен укулар башлана.

Укуларны «РИВЦ» АҖ директоры урынбасары Ренат Мамаев үткәрә. Барлык кызыксындырган сорауларга  җавапларны 89053191119 телефоны буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International