Арча районы делегациясе Калининград өлкәсенең авыл хуҗалыгы предприятиесендә булды

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов җитәкчелегендәге делегация тәҗрибә уртаклашу максатында Калининград өлкәсенең «Залесье» холдингында булды.

«Залесье» агрохолдингы составына азык җитештерү, эре мөгезле яшь терлекләр үстерү белән шөгыльләнүче 20гә якын компания, берничә терлекчелек комплексы керә, сөт эшкәртү белән шөгыльләнәләр. Компанияләр төркеменең җитештерү куәте тәүлеккә 130 тоннага якын сөт эшкәртергә җитәрлек, бер сыердан еллык савым 11 мең килограмм тәшкил итә.

“Без 3500 баш савым сыерга исәпләнгән сөт комплексында, 700 башка исәпләнгән яшь терлек үстерү фермасында, селекция-генетика үзәгендә булдык. Терлекчелектә кулланыла торган технологияләр, заманча сөт-товар фермалары төзү һәм аларны җиһазлау белән таныштык”, - дип сөйләде Ренат Гатиятов.

Сәфәр, чыннан да, файдалы булган. Калининград өлкәсенең «Залесье» хуҗалыгында терлек азыгы әзерләү, яшь терлекләрне ашату, үстерү һәм карау буенча шактый кызыклы технологияләр кулланыла.

Очрашу нәтиҗәләре буенча яклар алга таба уртак эш алып бару турында килештеләр һәм хезмәттәшләрен Татарстан Республикасына чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International