Аксубайдагы һөнәри лицей базасында “Агросәнәгать комплексында нәтиҗәлелекне күтәрү юллары” программасы буенча күчмә дәресләр үтте.
Укуларны агробизнес кадрларын кабат хәзерләү буенча Татар институты профессорлары һәм доцентлары үткәрде. Тыңлаучылар – башкарма директорлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең баш белгечләре һәм район фермерлары. Шулай ук тармак секцияләре эшләнде.
Агрономнар, инженерлар дәресләрдә сакчыл җитештерү принципларында игенчелектәге яңа ресурс саклагыч технологияләр, биологизацияләү турында белделәр, ашламалардан файдалануга заманча фәнни якын килү серләре белән таныштылар. Фәнни вәкилләр зооветбелгечләрне сыйфатлы азык хәзерләү технологияләренә һәм терлекләрне нәтиҗәле тукландыруны яхшырту алымнарына өйрәтте. Укулар барышында шулай ук сөт җитештерү, яшь терлекләрне үстерүнең үзкыйммәтен киметү һәм терлек авыруларын профилактикалау юлларын карадылар.