2013 елның 2 апрелендә Казан дәүләт аграр университеты механика һәм техник сервисы институтының 3 курс студентлары “Авыл хуҗалыгы таракторист-машинисты” таныклыгына имтихан тапшырдылар.
ТР Гостехнадзор инспекторлары студентларның юл йөрү кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен тикшерде. Шулай ук практик өлеш тә бәяләнде.
Май башында булачак белгечләр язгы кыр эшләрендә ярдәм итәр өчен республика хуҗалыкларына практика узарга кайтачак.