Буген ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек буенча министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә югары сыйфатлы энергиягә бай терлек азыгы җитештерү һәм аның эффектлы кулланылышын арттыру мәсьәләләренә кагылышлы киңәшмә узды.
Чарада терлек азыгын классификацияләү буенча презентация күрсәтелде. Очрашу барышында терлек азыгы җитештерә торган техника, күпъеллык үлән торышы, терлек азыгы сыйфатын анализлау һ.б. мәсьәләләр каралды.
Якын арада ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре муниципаль районнарда авыл хуҗалыгы предприятияләре җитәкчеләре өчен терлек азыгы җитештерүдәге төп таләпләр һәм аның эффектлы кулланылышын арттыру буенча укулар оештырачак.