2013 елның 2 апреленда ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азыз-төлек министры Марат Әхмәтов ТР аграр яшьләр берләшмәсе белгечләре һәм лидерлары белән очрашты.
Чараны Марат Әхмәтов ачып җибәрде. Үз чыгышында министр авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча республиканың Россия күләмендә өченче урында булуын әйтеп узды. Шул ук вакытта бюджетны оптимицазияләштерү, БСОга керү шартларында конкурентлыкны арттыру кебек мәсьәләләрне чишү юлларын эзләү кирәклегенә басым ясады.
Алга таба очрашуны ТР аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Миләүшә Заһидуллина дәвам итте. Ул берләшмә эшчәнлеге белән таныштырды.
Белгечләр авыл хуҗалыгы предприятияләрнең технологик дәрәҗәсе, АПКга инновацион технологияләр кертү, авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме, информацион-консультацион үзәкләр эшчәнлеген яхшырту кебек мәсьәләләргә карата үз фикерләрен белдерде.
Очрашу барышында түбәндәге теләкләр җиткерелде: 1-11 сыйныф укучылары арасында авыл хуҗалыгы хезмәтен популярлаштыру эшчәнлеген оештыру, аграр вузда фермерлар мәктәбе ачу, һәр районда мәгълүмати-белешмә үзәкләр булдыру, авыл хуҗалыгы бизнесын алып бару буенча дистанцион укулар оештыру һ.б.
Чараның йомгаклау өлешендә Марат Әхмәтов әлеге тәкъдимнәрне системалаштырырга кушты, авыл хуҗалыгында кеше факторын яхшыртуга игътибарны арттырырга кирәклеген ассызыклады.