Казан дәүләт аграр университетыннан яшь галим Россия Президенты грантына ия булды

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортыннан галим «Техник фәннәр» юнәлешендә Россия икътисадын модернизацияләүнең өстенлекле юнәлешләре буенча перспективалы фәнни тикшеренүләрне һәм эшләнмәләрне гамәлгә ашыручы яшь Россия галимнәренә – фән кандидатларына һәм докторларына дәүләт ярдәме күрсәтү өчен билгеләнгән Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды. Казан дәүләт аграр университетының Механикалаштыру һәм техник сервис институтының машиналарны эксплуатацияләү һәм ремонтлау кафедрасы профессоры Марат Кәлимуллин бәрәңге игү технологиясен технологик операцияләр белән камилләштерде.

«Бүгенге көндә чит ил техникасы җитештерүчәнлеге, технологик процессны башкару сыйфаты, экономияле булуы буенча безнең аналоглардан күпкә өстенрәк тора, әмма бәясе ягыннан шактый кыйммәткә төшә. Барлыкка килгән вәзгыять авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен чит ил предприятиесе тарафыннан тәкъдим ителә торган барлык механикалаштыру чаралары комплексын сатып алырга мәҗбүр итә, бу илебезнең авыл хуҗалыгы җитештерүен импортка тулысынча бәйле итеп куя», - дип сөйли яшь галим.

Марат Кәлимуллинның тикшеренүләре мөһим проблемаларны хәл итүгә - бәрәңге үстерү технологиясен технологик операцияләр белән камилләштерүгә һәм югары икътисадый нәтиҗәгә ирешү өчен эш органнары булдыруга юнәлдерелгән. Камилләштерелгән технология бәрәңге үстерү өлкәсендә эшләүче агросәнәгать комплексы оешмалары өчен билгеләнгән.

Технологияне гамәлгә кертү тагын да югарырак икътисадый нәтиҗәгә ирешергә һәм чит ил авыл хуҗалыгы техникасын үзебезнекенә алыштырырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International