Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Авыл территорияләренең бүгенге йөзе» программасында катнашу өчен документлар кабул итә башлады

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2022 - 2024 елларда гамәлгә ашыру күздә тотыла торган «Авыл территорияләренең бүгенге йөзе» ведомство максатчан программасы кысаларында проектлар сайлап алуга районнардан документлар кабул итә башлады.

Әзерләнгән гаризалар 22 гыйнварга кадәр кәгазь һәм цифрлы чыганакта Министрлыкның инвестиция сәясәте һәм максатчан программалар бүлегенә (409 каб.) яисә Ayrat.Husainov@tatar.ru электрон адреска тапшырылырга тиеш.

Конкурста катнашу турында тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының колл-үзәгендә 8-800-444-16-70 яки (843)221-76-29, 221-76-28 телефоннары аша алырга мөмкин.

Соңгы карарны кабул итү өчен документлар Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына тапшырылачак. Конкурс нигезендә сайлап алуга йомгакларны ведомство апрельдә ясаячак, алар нигезендә алдагы өч елга гамәлгә ашыру өчен проектлар исемлеге булдырылачак.

Программа кысаларында белем бирү, медицина, мәдәни-ял итү һәм спорт учреждениеләре, күп функцияле объектлар төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау планлаштырыла. Чаралар исәбенә шулай ук транспорт чаралары һәм кирәкле җайланмалар сатып алу, инженерлык инфраструктурасы объектларын – су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларын, газ бүлү челтәрләрен төзү, реконструкцияләү һәм ремонтлау да керә.

Гаризалар проект-смета документациясе тулы пакетта булмаса да кабул ителәчәк. Җитешмәгән документларны - 2021 елның 1 сентябренә кадәр, дәүләт экспертизасы нәтиҗәләрен агымдагы елның 1 октябренә кадәр тапшырырга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International